Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmpA3-1.jpg
Хәсән Туфан
(1900—1981)
Шагыйрь Хәсән Туфан XX гасыр башланганда дөньяга килә. 20 нче елларның урталарында инде талантлы шагыйрь булып таныла. Тукай, Такташларның шигъри эстафетасын кулына алып, аны дәвам итеп, ул 20—30 нчы елларда шигъриятне яңа рухи кыйммәтләр белән баета. 30 нчы елларның ахырында аны язмыш көтелмәгән хәвефле сынаулар алдына куя. Үзенең җырчысы итеп таныган дәүләт, аның сәяси даирәләре аны «халык дошманы» дигән әшәке тамга белән тамгалыйлар. Әмма дә ләкин милли шигъриятебез бәхетенә, татар халкы бәхетенә ул исән кала.
Иҗатының тормышчан-биографик нигезләре

«Шагыйрьнең үзе турында белергә теләсәгез, аның шигырьләрен укыгыз» дигән мәгълүм гыйбарә бар. Шушы ук фикерне куәтләп, Туфан үзе дә түбәндәгечә язды:

Ничек икән синең йөрәк? — дисең,
Ничек икән гомер көннәрең? —
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигырьләрдә минем йөрәгем.


Әмма шагыйрь йөрәген тулырак аңлар өчен, аның биографиясен, ул кичергән әһәмиятле вакыйгаларны, ул яшәгән урыннарны, аның тормыш юлы кагылып үткән төбәкләрне дә белергә кирәк. Чөнки шигырьдә һәр сүз, һәр детальнең әһәмияте бар. Шагыйрьгә генә хас шундый биографик моментлар,


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^