Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp2FC-1.jpg
Әмирхан Еники
(1909—2000)
«Кеше гомере чикле һәм ул «кояш баюга» таба, бары шул якка таба гына бара. Табигатьнең бу законын үзгәртеп булмый, аны бары тик кичереп, аның турында уйланып кына була. Шулай да серле, сихри бер дөньяның — әдәбиятның шундый хасияте бар: анда үткәнгә юллар бар, кабат-кабат кайтып карарга мөмкинлек бар, үлемсезлек бар». Гомеренең үтеп баруына моңланып, шушы сүзләрне язган Әмирхан ага Еникинең иҗаты — менә шундый үлемсез, классик иҗат.
Аның тормыш юлы турында мәгълүмат 7 нче сыйныф дәреслегендә, Татарстан язучылары турындагы библиография белешмәсендә бирелгән. Әдип, үзенең гомер юлына әйләнеп карап, тормышның кадерле мизгелләрен, кыйммәтләрен барлап, «Соңгы китап» дигән документаль-биографик әсәрен дә язды. Әмма әле нокта куелмады, язучы өзлексез уйланды, үзенә хас булганча ипләп кенә, сабырлык белән нәтиҗәләр ясады. Иң мөһиме ул безне дә уйландыра; бу зур иҗатның замандашлары булган һәм аннан соңгы менә инде ничәнче буын укучылар гыйбрәтләр ала, үзе өчен нәтиҗәләр ясый.
Әмирхан Еникинең әдәбият белән танышлыгы 20—30 нчы елларда башлана. Ләкин бу чорны әле чын мәгънәсендә язучылык эшчәнлеге чоры дип әйтеп булмый. Бу чор әле —Такташ, Кутуй, Туфан, Нәҗмиләрнең иҗатына, әдәбиятта кайнап яшәүләренә соклану; катлаулы һәм хәтәр каршылыклы бу елларның сизгер шаһите, күпмедер дәрәҗәдә «корбаны» да булып, туктаусыз эш урынын алыштырып, «күчмә» тормыш белән яшәү чоры. Шулай да бер закончалык, өзелмәгән бер


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^