Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҮЗГӘРЕШЛӘР
ЧОРЫ АЛДЫННАН


Матур әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре гадәттә берьюлы, кинәт кенә барлыкка килми. Яңалык еш кына күнегелгән тормышта, ягъни иске эчендә туа, шунда үсә-җитлегә. Татар әдәбиятының бүгенге үзгәреш һәм яңарыш елларында ирешкән уңышлары да берьюлы, әзерлексез генә була алмас иде. Совет җәмгыятендәге хәлләрнең асылын ачкан тормыш дөреслегенә ирешү юлы аерым язучылар өчен 60—70 нче елларда ук башланды. Сез моны, укучылар, алдагы бүлекләрдә, бигрәк тә X. Туфан яки Ә. Еники кебек сүз осталары әсәрләрен өйрәнгәндә күрдегез.
Яман шәхес культы фаш ителгән, ягъни тоталитар системага беренче удар ясалган 1956 елдан соң илдә беркадәр демократик иркенлекләр хасил булды. Бу чорда татар әдәбиятында да җанлану башланды. 20—30 нчы елларда «халык дошманнары» дип тамгаланып, моңарчы тыелуда яткан бер төркем язучыларның әсәрләре укучыларга кайтарылды. Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Ш. Усманов кебек дистәләрчә талант ияләре иҗат иткән хәзинә әдәбиятны һәм сәнгатьне баетты. Төрмәләрдә һәм сөргеннәрдә исән калганнар, туган илләренә кайтып, иркенәеп яңадан иҗат эшенә керештеләр (X. Туфан, И. Салахов, С. Рәфыйков, М. Бөдәйли, А. Гый-ләҗев, Г. Тавлин һ.6.).
Шул елларда әдәбиятыбызга бер зур төркем яшь талантлар килде. Алга таба әдәбиятыбызны үстереп алып китү нәкъ менә шуларга насыйп булды. Бүген аларны Н. Исәнбәтләргә, Г. Бә-широв һәм Г. Әпсәләмов, И. Гази һәм М. Әмирләргә алмашка килгән буын дип атау гадәткә керде.
Бу буынны Гариф Ахунов һәм Нурихан Фәттах, Хәй Вахит һәм Аяз Гыйләҗев, Гамил Афзал һәм Мәхмүт Хәсәнов, Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юзеев, Хисам Камалов һәм Әдип Маликов, Әхсән Баянов һәм Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев һәм


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^