Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp312-1.jpg
ПРОЗА
Гариф Ахунов
(1925—2000)
Кешеләргә әйтәсе сүзләре китапларга күчкәнче Гариф Ахуновка башта күп борылышлы тормыш юлы үтәргә туры килә. Әтисез калуы күңеленә тирән яра булып уела; беренче укытучылары, остазлары аны эш яратырга, тырыш булырга, гаделлеккә өйрәтәләр; туган авылы Кечкенә Өчиле күренешләре рәсем булып ясала; беренче шигырьләре языла. Саный китсәң, болар барысы да — балачак, мәктәп еллары. Аннан соң— Арча педагогия училищесы, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге...
Данлыклы Казан арты төбәге, әдәбият өчен аның гаять шифалы һавасы һәм булдыклы, киң күңелле кешеләре Гариф Ахунов иҗатының нигезе булалар. Хезмәт сөю сыйфаты аның эстетик карашларының нигезендә ята, яшәү ямен-мәгънәсен ул шунда күрә. Ул көндәлек тормышта да, иҗатында да авырлыклардан зарланып түгел, аларны тырышлык белән җиңеп, яшьлектәге хыял-омтылышларына хыянәт итмичә, күңел көрлеге һәм көләчлеге белән үзенең тормышын һәм иҗат дөньясын матурлап яши.
Оештыру сәләте, өлгерлеге һәм тынгысызлыгы Гариф Ахуновны әдәбият тормышының киң мәйданына чыгара: университетны тәмамлагач, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында эшли; 1956—1968 елларда Әлмәттә яши, анда Язучылар берлеге бүлеген оештыра; аннан соң Татарстан Язучылар союзының җаваплы секретаре, озак еллар бу берлекнең рәисе булып эшли. «Казан утлары» журналы редакторы булган елларда шулай ук әдәби процессның үзәгендә кайнап


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^