Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp31F-1.jpg
Нурихан Фәттах
(1928—2004)
«Яшәү өчен, исән калу өчен кеше бертуктаусыз көрәш алып барган. Ачлык белән дә, табигать китергән бәла-казалар белән дә көрәшергә туры килгән аңа. Тик шулай да күбесенчә кеше бер-берсенә каршы көрәшкән... Ни генә булмасын, беркайчан да җирдә оҗмах булмаган.
Ләкин бер-берсенә дошманлык тойгысына караганда, шулай да яшәргә омтылыш кешедә һәрвакыт көчлерәк булган».
Зур сәнгать әсәрләре бу хакыйкатьне раслап, исбатлап тора.
60 нчы елларда әдәбиятта яңа омтылышлар, ачышлар, зур мәйданнарны яулап алулар башланды. Иҗат көчләре үз алларында торган киртәләрне үтеп чыккан язгы ташкынны хәтерләттеләр. Аларның фикерләре, карашлары, чынбарлыкка мөнәсәбәтләре рәсми идеология кысаларын җимерә башлады. Нәкъ менә шул чорда рәсми тарих фәненең декларацияләренә, дистә еллар буе калыпланып килгән өйрәтмәләренә каршы чыккан, тарихи дөреслекне үҗәт бер сабырлык һәм иҗади дәрт белән өйрәнергә керешкән язучы — ул Нурихан Фәттах булды.
«Төрки халыклар тарихын башлыча төрки булмаган галимнәр язган һәм яза. Безгә карата булган дошманлык тойгысы аларның канына сеңгән. Әле булса алар безнең ата-бабала-рыбызның батырлыгын, бөеклеген оныта алмыйлар һәм бүген —без инде бик нык түбәнәйтелгән, артта калырга мәҗбүр ителгән бер вакытта, безнең хәзерге халәтне ата-бабалар чорына күчереп, тумыштан ук безне бернинди иҗатка сәләтсез кыргыйлар итеп күрсәтергә тырышалар»,— дип язды ул,


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^