Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



БАШКА ИЛЛӘРДӘ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Мәгълүм булганча, татар халкы күп ил-җирләргә таралып утырган. Аның дүрттән бере генә бүгенге Татарстанда яши. Калганнары Россиянең төрле өлкәләрендә һәм шәһәрләрендә, дөньяның төрле илләрендә — Америка, Канада, Австралия, Германия, Финляндия һ. б. дәүләтләрдә гомер итә.
Советлар Союзы дигән империя вакытында татар матбугаты, сәнгате һәм иҗатчылар — язучылар, рәссамнар, артистлар — үзәге Казанда гына булды. 30 нчы еллардан соң башка урыннарда татарча газета-журналлар чыгару, китаплар басу туктатылды. Мәскәү хакимиятенең сәясәте шундый иде. Башка илләрдәге татарлар СССР-дан «тимер пәрдә» белән бөтенләй аерылган хәлдә яшәде. Әмма хәбәрдарлык заманы башлану безгә чит илләрдә барган милли әдәби иҗат процессы белән тулырак танышу мөмкинлеге бирде. Без, ниһаять, аның күренекле вәкилләренең 1917 елгы революциядән соң чит илләрдә иҗат иткән әсәрләрен өйрәнә башладык.
Дөрес, бүген бу язучыларның барлык әсәрләре дә табылган, һәм без алар белән кирәк кадәр таныш инде дип әйтеп булмый әле. Бу эш башланды гына. Шулай да без инде башка илләрдәге әдәби иҗат турында, аерым язучылар хакында кайбер мәгълүматларга ия. Соңгы вакытларда Татарстан матбугатында һәм нәшриятларында шактый санда шундый әсәрләр басылды. Без Йосыф Акчура, Хәсән Хәмидулла, Гәүһәр Туганай, Хөсәен Габдуш, Әхнәф Таңгатар, Сания Гыйффәт, Садрый Хәмид кебек язучыларның кайбер әсәрләре белән таныштык. Бөек милләттәшебез Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектә нинди эшләр алып барганын, нинди гүзәл әсәрләр иҗат иткәнен белдек.
Әдәбиятны яшәтү һәм үстерү өчен матбугат кирәк. Башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез, шуны яхшы аңлап, төрле газета-журналлар чыгарганнар, нәшриятлар оештырып, китаплар бастырганнар. Шундыйлардан, мәсәлән, Төркиядә озак еллар эзлекле чыгып килгән «Казан», Берлинда нәшер ителгән «Яңа милли юл», Финляндиядә чыккан «Ак юл» журналларын, «Милли байрак» газетасын (Кытай) күрсәтергә була.
Татарлар чит-ят җирләргә төрле сәбәпләр белән барып чыкканнар. Күпчелек, 1917 елгы афәтләрдән качып, совет сәясәте белән килешмичә мөһаҗирлеккә мәҗбүр ителгән, һәм аңарчы ук чит

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^