Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp337-1.jpg
Аяз Гыйләҗев
(1928—2002)
«Шәхсән минем үземне «гыйбрәтле» геройлар ныграк кызыксындыра. Мин шундый кешеләрне яратам: үзләре яшәгән чорга битараф булмаган, мәхәббәт һәм нәфрәтне сиземли торган кешеләр... Уйлана һәм уйландыра торган кешеләр!.. Бу сыйфатларга ия булган кешеләрне үз гомер юлымда күп очраттым мин, алар минем күңелемне нык баеттылар. Ясалмалылыктан, төче буяулардан, ярашудан качарга өйрәттеләр».
Бу сүзләрне әйткән әдип — үзе дә гаять гыйбрәтле язмыш кичергән, кешеләрне аңлый һәм ярата белә торган олы җанлы шәхес. Ул сокланган кешеләр аның әсәрләренә герой булып күчкән, күңел сизгерлеге һәм иманының ныклыгы аны заман ваклыкларына яраклашудан саклап торган. Аяз Гыйлә-җев өчен бердәй кызыклы булган ике өлкә, ике сурәтләү мәйданы бар. Бу — кеше характерлары һәм үзе яшәгән чор. Чиксез бай булган шушы материалны аның талант көче үзенә буйсындырган, әйтерсең ул, көчле ихтыярлы режиссер булып, тормыш вакыйгалары белән идарә итә, алардан үзе теләгән вариантлар төзи.
Бүген без татар әдәбиятының тарихына һәм бүгенгесенә яңача карарга, аны яңача аңлатырга һәм бәяләргә кирәк дигән фикерне еш кабатлыйбыз. Нәрсәдән гыйбарәт ул яңача караш? Мөгаен, иң беренче чиратта, авторның үз алдына куйган максатын дөрес аңлап, әсәрне игътибар белән укый белүдә; нәтиҗәләрне дә бүген үз намусыбыз кушканча, икейөзләнмичә ясаудадыр. Икенчедән, әдәбиятның сәнгать дөньясы икәнлеген,


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^