Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp343-1.jpg
Мөхәммәт Мәһдиев
(1930—1995)
Тәнкыйтьче, галим, Татарстан Республикасы халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әдәбиятка «Без — кырык беренче ел балалары» (1968) повесте белән кинәт килеп керде, авыл укытучылары тормышына багышланган «Фронтовиклар» (1972) романы белән үзен инде җитди иҗтимагый-фәлсәфи, әхлакый мәсьәләләрне калкытып куярга өлгергән язучы итеп танытты.
Алдагы елларда «Каз канатлары» (1975), «Кеше китә — җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1979), «Мәңгелек яз» (1982), «Бәхилләшү» (1987) кебек һәркайсы үзенчә яңгырашлы, халыкчан рухлы, камил телле әсәрләре дөнья күрә.
М. Мәһдиев иҗаты турында әдәби тәнкыйтьтә фикер әйтелә тора. Фәрваз Миңнуллин аны яшьлеген сагынучы, туган авылының үткәненә гашыйк язучы дип атый. Рафаэль Моста-финга аның иҗатына хас җылы лиризм, табигыйлек һәм тормышка якынлык ошый. Ринат Мөхәммәдиевне язучының күпчелек әсәрләренең үзәгендә яткан табигатькә дусларча, хуҗаларча мөгамәлә, аерым кеше белән олы дөнья күренешләре, шәхес белән чишмә, күбәләк, арыш серкәсе, сандугачлар арасында тирән якынлык, эчке уртаклык таба белүе сокландыра. «Күпчелек замандашлары кебек, ул да күбрәк сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре турында яза. Ләкин аларның берсенә дә охшамаган, берсенә дә иярми, берсен дә кабатламый»,— дип яза әдәбият белгече Ф. Миңнуллин.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^