Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp353-1.jpg
Илдар Юзеев
(1933-2004)
Татарстан Республикасының халык шагыйре Илдар Юзеев иҗат юнәлеше, омтылышлы рухы, сурәтле фикерләү үзенчәлекләре белән чордаш каләмдәшләреннән нык аерылып тора. Аның шигырь-поэмаларына, драмаларына яшьлек дәрте, эчкерсезлек, мөлаем лиризм һәм самимилек хас. Замандашларының менәзе ныгу, дөньяга карашы турында шагыйрь борчылып, дулкынланып, кирәк икән, әсәренеп яза.
Тәнкыйть И. Юзеевне бертавыштан «яшьлек һәм романтика», «матурлык һәм батырлык» җырчысы, Такташ шигъри мәктәбен үзенчә дәвам иттерүче шагыйрь дип бәяләде.
Ул «Таныш моңнар» поэмасы (1955) белән үзенә игътибарны җәлеп итте һәм тиз арада әдәбиятта үз урынын тапты, укучының яраткан шагыйре булып китте. Әлеге әсәрендә ачык төсмерләнгән кичереш һәм фикер бердәмлегенә, чынбарлык алып килгән катлаулы мәсьәләләрне лирик моңга, җырга, көйгә үреп хәл итүгә омтылу бөтен иҗатына хас.
Алдагы елларда аның поэзиясе иҗтимагый эчтәлек ала, кеше рухының бөеклеген, татар тарихының олылыгын ачуга, явызлыкка, мәкергә, ялганга, битарафлыкка каршы көрәш рухы белән тулылана, байый. «Әнкәй» (1959), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Соңгы сынау» («Соңгы төн», 1968), «Канкай углы Бәхтияр» (1970), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәс кыллар» (1977), «Мәхәббәт китабы» (1979), «Очты дөнья читлегеннән» (1980), «Мәңгелек белән очрашу» (1982) кебек лирик тарихи, драматик поэмаларында, замандашлары белән


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^