Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp35F-1.jpg
ДРАМАТУРГИЯ
Туфан Миңнуллин
(1935)
70 нче еллардан алып соңгы көннәргә кадәрге татар драматурглары исемлеге Туфан Миңнуллин белән башланып китә. Менә дүрт дистә елдан артык инде ул милли сәхнәне тота, аны яңадан-яңа образлар белән баета. Ягъни милли театрны темалар яңалыгы, сәнгатьчә чаралар байлыгы ягыннан алга үстерә. Бу яктан ул әдәбиятыбызда Г. Исхакый һәм Г. Камал, К. Тин-чурин һәм Н. Исәнбәтләр традицияләрен уңышлы дәвам иттерә.
Әдәби иҗат юлы

Язучының бала чагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Бу чор фидакарьлек, түземлек, батырлык ягыннан олыларны гына түгел, балаларны да сынады. Авыр хезмәт белән дә, ачлык һәм ялангачлык белән дә...
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында хәзерге Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә. Улында әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисенең тәэсире зур була. Чыгышы белән ул — Казан кешесе, заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Алар укыган мәктәпкә Тукайның килүе, яхшы укучыларга китаплар өләшүе кебек истәлекләрен улына кат-кат сөйли. Габдулла агай, гомумән, кызыклы шәхес була, аның тормыш юлы да катлаулы һәм кызыклы: дары заводы эшчесе Габдулла Миңнуллин 20 нче елларда авылга китә, авыл Советы секретаре булып эшли. Ул анда беренче мәртәбә радио керткән, велосипед алып кайткан. Беркадәр


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^