Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Матур әдәбият — җәмгыять тарихының, кешелек тәрәк-кыятенең көзгесе, дип әйтәбез. Сүз сәнгатенең бу сыйфаты соңгы елларда тагын да бер кат расланды. Матур әдәбият, шул җөмләдән татар әдәбияты, илдә бара торган инкыйлаби үзгәрешләрне чагылдыруга җиң сызганып кереште, дип әйтергә ныклы нигезебез бар.
Ил тормышында, Советлар Союзы дип аталган зур империядә башланган үзгәртеп корулар, иң беренче, икътисади тормышка тәэсир итте. 1917 елгы инкыйлаблардан соң 70 ел дәвамында һәрнәрсәне коллективка буйсындырырга омтылу, күмәклекне генә тану, шәхеснең теләк-омтылышларын артка гына куеп эш йөртү өстенлек иткән иде. Сыйнфый көрәшне зурлау һәм мактау, совет кешесе үзе турында уйлаудан бигрәк башкалар хакында кайгырта дип раслау һәм шуны таләп итү, байлыкның кешене аздыру, бозу куәтен генә күреп, аңа һәрчак каршы чыгу әдәбиятта да киң урын алды. Аның берьяклы гына үсешен китереп чыгарды. Нәтиҗәдә җиргә хуҗа калмады, кешенең хезмәткә күңеле суынды, завод-фабрика-ларда һәм колхозларда хуҗасызлык, табигатькә вәхшиләрчә мөнәсәбәт һ. б. кимчелекләр чәчәк ата башлады. Җәмгыять акрынлап-акрынлап таркалу, әхлаксызлык баткагына төшә барды.
Матур әдәбият боларны бөтенләй күрмәде дип әйтү дөрес булмас иде. Ул аерым кимчелекләргә игътибар итте, тегеләй-ме-болаймы аларны сурәтләде, кире какты. Бигрәк тә җәмгыятьтәге әхлаксызлыкның арта баруы аны борчыды. Бер генә мисал алыйк.
Совет мәктәбендә бигрәк тә соңгы дәвердә кимчелекле тәртипләр урнашты. Формализм чәчәк атты. Укытуда теориягә генә басым ясалды, нәтиҗәдә мәктәптән тормыш итү өчен аз әзерлекле кешеләр чыкты. Совет системасында нык пропаган-даланган ярыш гарип төстә мәктәпкә дә үтеп керде. Район мәгариф бүлекләре, мәктәп җитәкчеләре ярышта 100 про-


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^