Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ШИГЪРИЯТ ОФЫКЛАРЫ

Шигърияттә дәвамлылык, кабатлану, элгәрләр ачкан юлга тугрылык рухы көчле булса да, һәр дәвер аның үсешенә үз чалымнарын, үз бизәк-билгеләрен алып керә. Яңа чор иҗаты — эчтәлеге, бирелеш рәвеше, фикерләү үзенчәлеге җәһәтеннәнме — кайсы ягы белән дә башкалардан аерылып тора.
60 нчы елларда, мәсәлән, шау-шулы эстрада поэзиясе алга чыкты, шигырь сәхнәгә менде, метафора, куе һәм төсле чагыштыру, шашкын хислелек, зиһен ташкынын чагылдыруга омтылыш көчәйде. Поэма, күләме буенча кыскарып, чор һәм олы дөнья мәшәкатьләрен гомумирәк рухта сурәтләү юлын алды. Сатира, юмор тернәкләнде.
70 нче елларда шигърият, образлылык хасиятен, романтик дәртен, эчке җегәрен саклаган хәлдә, үз ярларына кайтып төште, тынланды, фикер белән хис бердәмлеген ныгытты. Халык иҗаты байлыкларына игътибар үсте.
80 нче елларда төзелешләр, нефть чыгаручылар, галәмгә очучылар турында язылган шигырь-җырлар, поэмалар азайды, кешенең гадәти мәшәкатьләренә, уй-тойгыларына якынаюның яңа чараларын эзләү дәвам итте. Авылны, табигатьне, тирәлекне саклау мәсьәләләре төп юнәлешләрнең берсе булып калыкты.
Тик әлеге унъеллыкта татар поэзиясе ике олы язучысын, халык киләчәге белән яшәгән намуслы шәхесләрен югалтты: Хәсән Туфан (1981), Сибгат Хәким (1986)...
Элеккеге СССРда соңгы чорда барган үзгәреш-яңарышлар-ның шаһиты була алмасалар да, хәзерге шигъри эзләнүләрнең юнәлешен, мәйданын, сурәтле фикерләү үсешен алар иҗатыннан башка күзаллавы кыен. Өлкәннәрнең акыллы һәм моңсу, тирән һәм нәфис лирикасы, олыларга хас булганча, башыннан ахырынача кешеләргә мәхәббәт белән сугарылган, шәхес бәхете өчен көрәш белән рухланган. Халык тормышын тирәнтен тою нәтиҗәсендә, X. Туфан белән С. Хәким иң гүзәл әсәрләрендә


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^