Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp1E-1.jpg
Равил Фәйзуллин
(1943)
Бала өчен әти — Тәңре, Алла кебек изге һәм газиз кеше. Ана — күңелнең, җанның иң нечкә кылы, изге угы, чишмә башы, якыннарның якыны. Чөнки алар сине дөньяга китерә, күкрәк сөте белән яшәү тереклеге бирә, беренче адымыңны атларга, тәүге сүзеңне әйтергә өйрәтә, олы һәм мәшәкатьле дөньяга алып керә. Калганы үзеңнән тора.
Матур әдәбиятта ата-ана турында йөрәк түрендә, җанда бөреләнгән гүзәл җырлар, саф хисле шигырьләр, күләмле әсәрләр бик күп иҗат ителгән. Изге җаннар турында яңа сүз әйтеп булмас төсле тоелырга да мөмкин.
Юк, алар хакында рәхмәтле сүзләрнең барысы да кәгазьгә төшмәгән икән әле. Татар шагыйре Р. Фәйзуллин әти-әнисен үзенчә бәяли, үзгәчә иркәли, олылый алган «Минем әти» (1964), «Менә без дә үсеп җиттек, әни!» (1968) шигырьләрендә.
Әтисен күкләргә чөеп мактамый шагыйрь. Киресенчә, ул аның иң гади һәм гадәти бер кеше булуын искәртә: философ та, галим дә түгел, сугышта яраланып кайтса да, герой булмаган икән аның әтисе. Кыскасы, шагыйрь атасын аллалар, фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәреп кую юлына басмый. Аны җир кешесе итеп тасвирлый.
Шигырьнең үзәгендә капма-каршы кую (антитеза) алымы ята. Әтисен яманлаган булып, дикъкатьне шул якка юнәлтә дә нәтиҗәсен ясый. Шагыйрьнең әтисе җырчы булмаса да, «бишек силәсен, зыңлап торганын ясарга өйрәнгән», рәссам булмаса да, улына «салават күперен чыкта да күрә белергә өйрәткән», кирәк чакта йомры сүзләрен дә таба белгән икән.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^