Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp29-1.jpg
Ренат Харис
(1941)
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис әдәбиятка 60 нчы еллар башында Р. Фәйзуллин, Г. Рәхим, Р. Минга-лим, Р. Гатауллиннар белән бер дулкында килә. «Хрущев җепшеклеге» дип аталган бу дәвердә әдәбиятка, сәнгатькә беркадәр иреклек бирелә, күп еллар дәвамында изелеп, кысылып яшәгән шигъри сүз, азатлык җилләренә битен куеп, халык күңеленә, рухына якыная төшә. Язучы фикерен өздереп, кичерешен ирекле калыпка салып бирү мөмкинлеген ала.
«Ренат Харисның миңа беренче чоры якын,— дип яза күренекле шагыйрь Сибгат Хәким.— Хисләр сафрак, хисләр кабатланмаган, образлар таушалмаган, шигырь табигый, кыскарак та, бөтенрәк тә. Фикерләр формага ятып тора».
Иҗатының бу үзенчәлекләре 1968 елда «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылып чыккан «Җир һәм кеше», ә 1969 елда «Кайтаваз» исемле беренче китапларында ачык чагылыш таба. Алдагы елларда да шагыйрь үсешендә тукталып калмый, эзләнү-уйлануларын дәвам итә, шигъри бәйләм, роман («Исемсезләр») поэма, җыр жанрлары үсешенә мөһим өлеш кертә.
Р. Харисның татар поэзиясенә алып килгән яңачалыгы нидән гыйбарәт соң? Нинди сыйфат үзенчәлекләре белән ул замандашларыннан аерылып тора?
Аның иҗаты өчен кешенең фикерләү рәвешенә, уйлану дөньясына үтеп керүгә омтылыш хас. Ул — шартлаулы, көтелмәгән алымнар, кыю метафоралар шагыйре.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^