Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp2A-1.jpg
Нәкый Исәнбәт
(1900—1993)
Иҗатының күптармаклы булуы белән дә, сәнгатьчә казанышларга байлыгы ягыннан да, озак һәм нәтиҗәле яшәве белән дә Нәкый Исәнбәт татар язучылары арасында аерым бер урын били. Драматург һәм шагыйрь, балалар язучысы һәм либреттолар авторы, фольклорчы һәм телче галим, археограф1 һәм этнограф буларак ул гаять бай мирас калдырды. Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә керткән мөһим өлеше өчен аңа Татарстанның халык язучысы дигән олы исем бирелде.
Озын-озак гомер юлы

Нәкый Сираҗетдин улы Закиров (Исәнбәт) 1900 елның 10 гыйнварында (иске стиль белән 1899 елның 29 декабрендә) Башкортстандагы Малаяз авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башта үз авылларында, аннары Уфада «Хәсәния», соңыннан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә 1917 елга кадәр укый. Инкыйлаблар чорында педагогия курсларын тәмамлый һәм 1920 елгача туган якларындагы Атау, Тазтүбә, Үрге Кыйгы кебек авылларда татар теле һәм әдәбияты укыта. Уфа халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетында укып белемен арттыра. Мәсәгут педагогия курсларында, Уфадагы төрле уку йортларында (мәсәлән, театр училищесында) эшли. 1929 елдан алып Н. Исәнбәт Казанда яши, сәнгать технику-
1Археограф — иске кулъязмалар һәм китаплар җыйнаучы һәм
өйрәнүче белгеч.



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^