Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp30-1.jpg
Мөдәррис Әгъләмов
(1946)
Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Ак яулыклы татар карчыгының
Яргаланып беткән кулларыннан.

Яралганмын әнкәм көлтә итеп
Бәйләр өчен җыйган учмалардан,
Көлтәләрдән учма булып кына
Безгә килеп җиткән кыйссалардан.

«Мин табышмак чишәм» исемле әлеге шигырендә Мөдәррис Әгъләмов үзенә тормыш, кодрәт, көч биргән, тапкырлыкка өйрәткән төшенчәләр турында уйлана. Кара туфрак, тыйнак, эшчән татар карчыгы, халык иҗаты әсәрләре — аның өчен яшәү һәм илһам чыганагы. Шул ук вакытта кешелекнең һәр яңа буыны тормыш дип аталган озын чылбырның бер боҗрасы, бер буыны икән: «Хәзер инде дөнья, чишәр өчен, Үз алдыма табышмаклар куйган».
Тарих белән киләчәкнең, үткән белән хәзергенең якынлыгын сиземләү, чорлар һәм аралар бәйләнешен тоеп, үз урыныңны билгеләргә омтылу — М. Әгъләмов поэзиясе алдында торган изге бурычларның иң мөһиме.
Мөдәррис Әгъләмов 1946 елда Татарстан Республикасының Зәй районы Биш Субашы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Тукай районында укытучы, Чаллы шәһәр халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли.
Әдәби иҗат белән мәктәптә укыганда ук мавыгып китә. 1970 елда «Кыңгырау» исемле беренче китабы дөнья күрә.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^