Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ПРОЗА ЖАНРЫНЫҢ ҮСЕШЕ

XX гасырның соңгы чиреге халкыбыз тарихында гаять катлаулы, аның бүгенге, бигрәк тә киләчәктәге язмышын хәл итүдә аеруча әһәмиятле вакыйгалар булуы белән аерылып тора. 80 нче еллар уртасында идеология кысалары йомшара төшү язучыларга күңелләрендә йөргән темаларны күтәрү мөмкинлеген бирде. Моңа кадәр язучының бер генә бурычы-вазифасы бар иде, ул коммунистик системаны хупларга, шушы мохиттә яшәгән кешене бары тик бәхетле итеп кенә сурәтләргә тиеш иде. Башкача уйларга һәм язарга җөрьәт итү яшәп килгән җәмгыятькә яла ягу һәм илгә хыянәт итү дип каралды. Мондый шартларда язучы карамагындагы тема, өслүб мөмкинлекләре әллә ни бай була алмады. Шуңа күрә алар берберләрен, хәтта үз-үзләрен кабатларга да мәҗбүр булдылар. Бу әдәбиятны ярлыландыруга алып килде.
80 нче еллардан башлап иҗтимагый фикердә кайбер үзгәрешләрнең пәйда булуына язучылар сизгерлек күрсәттеләр. Моңа кадәр нык үскән социализм дип йөртелгән җәмгыять, бактың исә, әле очы-кырые күренмәгән камилләштерүләргә мохтаҗ икән. 80 нче еллар дәвамында Әфганстанда сугыш алып бару шулай ук илебез халыклары алдында Совет җәмгыятенең абруе төшә баруга китерде. Икътисад өлкәсендә бер урында таптану барлыкка килде. Җитәкчеләр күбрәк үз мәнфәгатьләрен кайгырта башладылар. Гади кешеләр дә җәмгыятьтә шәхес иреге булырга тиешлегенә төшенә бардылар. Бу исә күмәклеккә омтылу психологиясеннән шәхесне күтәрү юнәлешенә борылуга китерде. Җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләр нык үзгәрде, коммунизм идеалларына ышанмау, аңа хыял итеп карау барлыкка килде. Әхлак кануннары гомумкешелек кыйммәтләренә, милли яшәү рәвешенә һәм дин тәгълиматына нигезләнергә тиешлеге ачыклана барды. Милләтләр, шул исәптән татарлар да, үз асылларына кайтырга омтыла башлады-


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^