Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp67-1.jpg
Ринат Мөхәммәдиев
(1948)
Ринат Мөхәммәдиев әдәбият мәйданында тәнкыйтьче буларак күренде. Казан университетында укыганда ук тәнкыйть мәкаләләре яза башлый. «Татар әдәби тәнкыйтенең формалашу проблемалары» дигән темага язган диссертациясе белән ул үзенең галим булуын раслады. «Әгәр без янмасак», «Якутлар табыладыр вакыт белән» китапларында аның тәнкыйтьче буларак үзенчәлеге ачылды. Мәсьәләләрне тирәннән, җитди итеп күтәреп, үз фикерен кешеләр зиһененә сеңдерерлек итеп әйтүе — Р. Мөхәммәдиев каләменең төп хасиятләреннән. Тәнкыйтьче бер үк вакытта шигъриятне дә, чәчмә әсәрләрне дә өйрәнә. Аларны ирешелгән эстетик казанышлар югарылыгыннан торып бәяли. Ул Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Габдрахман Кәрам кебек шәхесләрнең тәнкыйть эшчәнлеген ныклап өйрәнде. Аларга хөрмәт белән каравы аның хезмәтләрендә сизелеп тора.
Бүгенге татар әдәбиятын традицияләр яктылыгында өйрәнү — аның төп кыйбласы. «Сүз бүгенге шигърият турында бара. Ә күңелдә — Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Кандалыйлар... Көр күңелле, азатлык сөючән, көчле рухлы һәм сугышчан поэзиябезнең чишмә башы шулардан булгангамы... Шигъриятебездә яңа дәвер ачкан Тукай рухы исә бөтен сүз сәнгатебезгә — аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә нур сибеп тора. Шул нур яктылыгында Һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим һәм X. Туфаннар йолдызы балкый. Кайсын гына алма, иҗаты һәм бөтен тормыш юлы белән чын гражданлык үрнәге булып тора...» — дип яза ул. Әйе, меңъеллык тарихлы


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^