Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ХӘЗЕРГЕ ДРАМАТУРГИЯ

Илдә бара торган кискен вакыйгалар эчендә драматургия төре дә үз урынын табарга, сәхнәне заманча әсәрләр белән тәэмин итәргә омтыла. Драматурглар көн тәртибендә тора торган мәсьәләләрне аңларга, аларны әсәрләренең үзәгенә куеп хәл итәргә тырышалар. Бу төрдә бүген иҗатка 60—70 нче елларда килгән авторлар: Туфан Миңнуллин һәм Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев һәм Шәриф Хөсәенов, Ризван Хәмид, Әхсән Баян, Рабит Батулла, Рөстәм Мингалим, Әхәт Гаффар, Диас Вәлиев, Фоат Садриев, Юныс Сафиуллин, Ркаил Зәйдулла, Данил Салихов һ.б.лар актив эшли. Алар янына Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев, Гафур Каюмов, Флорид Бүләков, Фәнәвил Галиев, Рәфис Сәлимҗанов, Аманулла кебек яшьрәкләр килеп кушылды; драматурглар отряды көчәйде.

Сәхнәдә — тормыш

Хәзерге драматургия төрле-төрле мәүзуг-темаларга мөрәҗәгать итә. Алар арасында электән килә торган, ягъни традицион мәүзуглар да, яңалары да бар. Соңгылары заман таләбе белән бүген туган шартлар нигезендә барлыкка килде. Мәсәлән, шундый яңа темаларның берсе итеп милләт язмышы мәсьәләсен күрсәтергә була. Аңың тамырлары үткәнгә барып тоташа.
XX гасыр башында ук, бигрәк тә Г. Исхакый әсәрләрендә татарның киләчәк язмышы, динен саклап калырга көчле омтылышы сурәтләнә («Зөләйха» драмасы). Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары чорында татар язучыларында югалган дәүләтчелегебезне кире кайтару өмете уянды. Алар, шуңа багышлап, күп кенә әсәрләр яздылар. Ләкин бу өмет акланмады. Татар халкына чикләнгән автономия биргән булып, Совет хакимияте башлыклары бу мөстәкыйльлекне кәгазьдә генә калдырдылар. 80 нче елларның ахырында илдә башланган үзгәртеп корулар җиле бу омтылышка яңа рух өрде, яңа кызыклы әсәрләр барлыкка килүгә китерде.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^