Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp8B-1.jpg
Ризван Хәмид
(1941)
«Җиде баҗа»
(1988)

Бүгенге драматурглар арасында Ризван Хәмид җитди фикерләргә, кырыс рухлы геройларга ия булган әсәрләре белән аерылып тора.
Р. Хәмид олы сәхнәгә «Синең урыныңа кайттым» исемле драмасы (1977) белән күтәрелде. «Институт елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ризван Хәмид берзаман, шифалы җил булып, йокымсыраган күңелләрне дә уятып, татар театрына килеп керде, озакламый аның исеме ил күләмендә яңгырады, пьесалары илебезнең бик күп сәхнәләренә менде»,— дип язды А. Гыйләҗев.
Моннан соң Р. Хәмид «Китәм инде» (1980), «Каен җиле» (1980), «Ике сәгать — бер гомер» (1984), «Майның унбишләрендә» (1984), «Диде кардәш» (1985), «Олы юлның тузаны» (1986), «Актамырлар иле» (1991) һ.б. драмаларын яза. Автор боларда драматик хәлләрне әхлакый яссылыктан эзли. Рухи хәзинәләргә, кешелекле мөнәсәбәтләргә алып килүче катлаулы үзара мөгамәләләрне тасвирларга омтыла. Аның геройларының күпчелеге — үз якташлары, авылдашлары. Шуңар да алар тормышка якын. Тагын да бер үзенчәлек шунда: бу драмалардагы геройлар үзара туганлык мөнәсәбәтендә торалар, алардагы эчке кичерешләр шуңа күрә дә тирән һәм тәэсирле. Югарыда саналган пьесаларның төп юнәлеше — җәмгыятебезгә югары әхлакый кыйммәтләр җитмәүне күрсәтү. Моның


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^