Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Татар балалар әдәбиятының барлыкка килүе турында сүз барганда шуны әйтергә кирәк: ул тумышы белән, һичшиксез, фольклор әсәрләренә барып тоташа. Бишек җырлары, бала уйнату, тәпи йөрергә өйрәтү, йокыдан сыйпап уяту һәм башка тәрбияви гамәлләрдә кулланылган җыр-такмаклар нәниләргә бик көчле тәэсир ясаган. Әлеге такмаклар ярдәмендә сабый күңеленә үзен яратучыларның йөрәк җылысы килеп җиткән. Алар шул такмакларны назга төреп җырлаучы әни-әти, әби-бабай, апа һәм абыйларның тавышын, йөзен, җылы күз карашын тойганнар, үз иткәннәр. Милли фольклор, шул рәвешле, баланың рухи дөньясының нигезенә салынган иң затлы катламны тәшкил иткән.
Сүз дә юк, бу такмак-җырларны, аларның төрледән-төрле вариантларын иң әүвәл кемнәрдер уйлап чыгарган. Ләкин күңелләре балага карата мәхәббәт белән тулы ул затлар (бигрәк тә әниләр) авторлыкка вәгъдә кылуны башларына да китермәгәннәр. Бу әсәрләр, туганнан туганга, буыннан буынга күчеп, бер милләт кешеләренә таралып киткән. Үсә төшкәч, балаларның тапкырлыгын сынау һәм үстерү өчен табышмаклар әйтү, аларның төрле уеннар вакытында такмаклар кулланулары шулай ук яшь буынның күңеленә шигъри орлыклар салган. Тора-бара мәкаль-әйтемнәрнең сүз байлыгын үстерүе, аның аһәңлелегенә, төгәллегенә, тапкырлыгына, образлылыгына өстәмә көч бирүче булып әверелүе сөйләмнең иҗадилыгын тәэмин иткән. Менә ни өчен баланың гаиләдә ана теле, милли моңнары ярдәмендә тәрбияләнүе хәлиткеч әһәмияткә ия. Биредә нигезе салынган күркәм тәрбия балалар бакчасында, мәктәптә табигый рәвештә дәвам иттерелергә тиеш.
Балалар өчен язма әдәбиятның башланып китүе дә фольклор белән бәйле. Әйтик, без татар сүз сәнгатенә хас булган бәет жанрын фольклор белән язма әдәбият арасында торган күренеш дип карыйбыз. Чөнки бәетләрнең яшәве, таралуы, шигъри


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^