Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp9B-1.jpg
Шәүкәт Галиев
(1928)
Шагыйрьнең чын исеме — Шәүкәт Галиулла улы Һидия-туллин. Ул үзенә псевдонимны Шәүкәт Галиев дип ала. Хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында 1928 елның 20 ноябрендә туган. Үсмерлек вакыты сугыш елларына туры килә. Ундүрт-унбиш яшьлек үсмер җир сукалау, тырмалау, авыр-авыр капчыклар төяп, дәүләткә ашлык илтү кебек эшләр башкара. Ләкин ыңгырашмый, дошманны җиңү хакына тырыша. Җиде сыйныф белеме булган егетне исәп-хисап эшенә куялар. Ул анда да сынатмый. Ләкин Шәүкәт кечкенәдән үк табигате белән гади малай булмый, күңеле җырга, шигырьгә тартыла. Укучыларның җыр дәфтәре булу — гадәти күренеш. Бишенче сыйныфта укыганда андый дәфтәрне Шәүкәт тә башлый, тик ул аны ташлый гына алмый, берсе артыннан икенчесен ишеткән, күргән җыр-шигырь белән тутыра бара. Тора-бара үз күңелендә дә шигъри юллар туа башлый. Алар теге дәфтәргә теркәлә баралар. Егерме яшь тулган көннәрдә, ул аларның кайберләрен Кайбыч районында чыга торган «Колхоз бригадасы» газетасында бастыра. Шуннан рухланып киткән егет язмаларын Казан басмаларына да җибәрә. Ниһаять, 1949 елда аны район газетасына эшкә күчерәләр, башта җаваплы сәркатип, соңыннан мөхәррир вазифасын башкара. Аның сәләтен тиешенчә бәялиләр, 1953 елда Казанга чакыралар, «Чаян» журналына әдәби хезмәткәр итеп алалар.
Казанда яшәп иҗат итүнең уңай нәтиҗәләре тиз күренә. Бер елдан, ягъни 1954 елда, биредә аның «Яңа көйләр» исемле беренче китабы чыга. Байтак шигырьләр арасыннан бары тик


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^