Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmpA4-1.jpg
Роберт Миңнуллин
(1948)
Без Ш. Галиев тарафыннан балалар өчен язылган әсәрләрнең юмор белән өртелгәнлекләрен күрдек. Аларны укыганда, рәсемнәрендәгечә шат елмайган автор шәйләнүе табигый. Чөнки Ш. Галиев көлә икән, тыелгысыз, рәхәтләнеп, кинәнеп көлә, елмая икән, гадилеген бөркеп, иркенләп елмая. Ә аның яшьрәк каләмдәше Роберт Миңнуллин исә — шәхес буларак, чак кына башкачарак кеше. Ул — шулай ук мөлаем зат, әмма шул ук вакытта аңарда эчке бер тирән серлелек өстенлек ала кебек. Бу хәл аның әсәрләрендә ачык чагыла. Аның иҗаты турында сүз алып барганда, бигрәк тә 70 нче елларда, Р. Миңнуллин, нигездә, зурлар шагыйреме әллә балаларныкымы дигән сораулар бирелүе очраклы түгел иде. Хәзер инде ул үзенең иҗади йөзен ачык билгеләде. Роберт Миңнуллин — барыннан да элек, әлбәттә, балалар шагыйре. Әйе, ул олылар шигъриятенә дә зур өлеш кертте. Моның шулай икәнлеген аның «Талбишек» исемле шигырьләр җыентыгы (1995) аеруча дәлилле раслады. Көндәлек матбугат битләрендә басылып килүче әсәрләре дә шуны күрсәтә.

Казан.
Кремль.
Ак диварлар...
Балкый ул әллә каян.
Авасың бит, Сөембикә —
Әйдә, үземә таян!

Сөембикә — татар халкы дәүләтчелегенең бер билгесе (символы), шуңа күрә бу зат безнең һәрберебез өчен кадерле. Аның


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^