Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ӘДӘБИЯТ ДӘРЬЯСЫН КИЧКӘЧ...
(Гомуми йомгак)

Шулай итеп, хөрмәтле укучылар, татар әдәбиятының меңнәрчә елларга сузылган тарихы буенча сезнең сәяхәтегез бүгенге көннәргә дә килеп җитте. Иртәгә инде сез, кулыгызга өлгергәнлек аттестаты тотып, мөстәкыйль тормыш юлыннан атлап китәрсез. Кемнәрдер иген игү хезмәтен сайлар, кешеләрне ипи-сөт белән туендырыр. Кайсыларыгыз, бәлки, төзүче булыр, механизатор, эшче, пароход йөртүче, очучы булыр, бизнес белән шөгыльләнә башлар. Арагыздан югары белемле врачлар, инженерлар, галим һәм укытучылар чыгар...
Күпме еллар матур әдәбият дигән гүзәллек дөньясында гизгән кеше аттестат алгач, ягъни сүз сәнгате буенча төп белемнәрне үзләштерде дигән бәя алгач, бу шөгыленә нокта куя кебек. Кайбер фәннәр буенча ул, ихтимал, шулайдыр да. Әйтик, тарихчы булып киткән кеше өчен химия, биология буенча белем алуына нокта куелу табигый. Ләкин матур әдәбиятны өйрәнүгә карата моны әйтеп булмый. Мәктәпне тәмамлагач та, кеше, һичшиксез, әдәбият белән очрашуын (һич югында кино, театр, телевидение аркылы), әсәрләр укуын, язучылар белән кызыксынуын, яраткан шагыйренең шигырьләрен ятлавын дәвам итәчәк. Бу — матур әдәбиятның үзенчәлеге, асыл бер өстенлеге. Әдәби әсәрләрне академик-биолог та, инже-нер-химик та, тракторчы-механизатор да, сыер савучы да, министр да зур кызыксыну белән укый. Кыскасы, мәктәптә соңгы көннәрен уздыручы хөрмәтле дустыбыз, матур әдәбият синең гомерең буе юлдашың, рух бирүчең, юанычың булачак.
Ә бүгенгә кадәр алган белемнәрең, укыган әсәрләрең сине бу шөгылеңне дәвам итәргә әзерләделәр. Әдәбиятны


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^