Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp3A9-1.jpg
Гаяз Исхакый
(1878-1954)
Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты

Сез, укучылар, бу бөек шәхеснең гомер юлы белән дә, аның беренче чор иҗаты белән дә 10 нчы сыйныфта укыганда танышкан идегез. Аның XX йөз башы татар тормышында, иҗтимагый хәрәкәттә, әдәби процесста нинди күренекле урын биләгәнен беләсез.
Гаяз Исхакый иҗтимагый һәм язучылык эшчәнлеген үз туган иленнән читтә яшәргә мәҗбүр ителгән вакытта да искиткеч фидакарьлек белән уңышлы дәвам иттерә. Кытайда, Франциядә, Германиядә, Польшада, бигрәк тә Төркиядә яшәгән 35 елда бу милләтпәрвәр мөһаҗирлектә гомер сөрүче татарларның сәяси һәм рухи атасы булып кала. Милләттәшләрне туплауда, аларга җан азыгы бирүдә какшамас абруен саклый. Аның каләме белән «Өйгә таба», «Татарның кызы» романнары, «Көз» повесте, «Олы бәйрәм», «Тәүбә иткән хатын» хикәяләре, «Локман хәким» исемле фәлсәфи әкияте, «Юлсызлар», «Дулкын эчендә», «Ике ут арасында», «Хәят юлында» драмалары, «Олуг Мөхәм-мәд» тарихи драмасы, «Җан Баевич» сатирик комедиясе, истәлекләр, тарихи әсәрләр һәм башкалар дөньяга килә.
Гаяз Исхакый бу әсәрләре белән татар совет әдәбиятында булмаган, була да, чагыла да алмаган мәсьәләләрне яктырта. Мәсәлән, Совет хакимиятенең урнашуы вакытындагы вәхшилекләр, дин һәм шәхес иреген кысулар, руслаштыруның аяныч, фаҗигале нәтиҗәләре, татар тарихының кызыклы һәм кызганычлы, онытылуга дучар ителгән сәхифәләре һ. б. кебек «тыелган» темаларны ул зур осталык белән хәл итте һәм тасвирлады. Шундый әсәрләрнең берсе — «Көз» повесте — махсус өйрәнүгә тәкъдим ителә.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^