Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



40—50 НЧЕ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫНДА
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНЫҢ ЧАГЫЛЫШЫ


Бу сугышның котылгысыз икәнлеге һәм аның 1941 елның җәйге айларында башланачагы күпләргә мәгълүм иде. Кызганыч, моңа Советлар Союзының югары җитәкчелеге генә ышанмады. Германиянең СССРга һөҗүм итәргә әзерләнүе турындагы хәбәрләр уйдырма төсендә бәяләнде. 1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгатьтә фашистлар Германиясенең көтмәгәндә гаять киң фронт белән һөҗүмгә күчүе моның хакыйкать икәнлеген раслады. Дошман, сугышның беренче көннәрендә үк Украина, Белоруссия, Литва, Латвия, Эстонияләрне басып алып, Россия җирләренә аяк басты. Басып алучыларга оешкан төстә нәтиҗәле каршылык күрсәтүгә җитәкчелек итүче үзәк, дөресен әйткәндә, юк иде. Сугыш «театры»нда булган хәрби көчләр җитәкчеләре һәм урыннардагы оешмалар каршылык оештыруны үз җилкәләренә алдылар.
Мондый хәл, әлбәттә, озак дәвам итә алмый иде. Атна-ун көн эчендә СССРның үзәк җитәкчелеге хәл-әхвәлне үз кулына ала алды. Шуннан соң инде 1945 елның августына, ягъни Ерак Көнчыгыштагы җиңүебезгә кадәр, Дәүләт каршылык (оборона) комитеты идарәне нык тотты. Шул ук вакытта тылның киеренке һәм төгәл эшләве дә тәэмин ителде.
Татар халкы бу сугышны азатлык өчен көрәш буларак кабул итте. Татарстаннан ярты миллионнан артык кеше (560 мең) сугышка китте. Шулардай ике йөзгә якыны Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Алар арасында шагыйрь Муса Җәлил, чик буе заставасы командиры Петр Гаврилов, очучылар Фәрит Фәтхуллин, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, танкист Фатих Шәрипов, артиллерияче Шамил Рәхмәтуллин, сапер Нәкыйп Сафин, Фәхретдин Заһидуллин һәм башка бик күпләр бар. Дошманның ут нокталарын үз гәүдәләре белән каплаган каһарманнар саны ягыннан да Татарстан уллары дөньяны таң калдырдылар. Газинур Гафиятуллин, Зариф


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^