Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Алимов, Алексей Исаев, Николай Липатов, Филипп Мазилин, Әхмәтгали Мөхәммәдиев, Нух Идрисов, Котдүс Габдрахманов, Нургали Акмалетдинов, Сәләхетдин Вәлиуллин, Хафиз Зари-пов, Бари Шәвәлиев, Арсентий Карташов, Абдулла Сәлимов, Мансур Вәлиуллин, Әхмәт Мөхәммәтов, Кәрим Исхаков, Әгъләметдин Фәттахов, Сәйфулла Йосыпов, Афанасий Панарин һ. б. Батырлыкның мондый төре аның исеме белән атап йөртелгән Александр Матросовның да татар икәнлеге мәгълүм булды, ул Башкортстан җирендә Учалы районы Кунакбай авылында туып үскән Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов булып чыкты. Җиңелгән Германиянең Рейхстагы өстенә беренче булып Җиңү байрагын кадаучы да — татар егете Гази Казыйхан улы Заһитов. Ул Башкортстанның Яңагош авылында 1925 елда туган (1953 елда үлә). Күренекле язучы Илья Эрен-бург татарларның сугыштагы батырлыкларын бик югары бәяләде: «Алар (татарлар. — Ф. Г.) Татарстаннан, Башкорт-станнан, Урал һәм Идел буе өлкәләреннән хезмәткә алынганнар —әйбәт солдатлар, тәвәккәл һәм тапкырлар. Сугыш кырында еш ишетергә туры килә: «Бу — татар, сынатмас ул, диләр».
Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр бирделәр. Ш. Камал «Без җиңәчәкбез!» дигән публицистик мәкаләсендә болай диде: «Без үзебезнең эшебез хак икәнлеккә нык ышанабыз. Бездә гаделлек, бездә хаклык. Бездә аңлы көч. Әлбәттә, без җиңәрбез!»
Шагыйрьләребезнең әсәрләре дә халыкны сугышка чакыруга, дошманга нәфрәт тәрбияләүгә багышландылар. К. Нәҗми «Фашизмга үлем!», Ә. Исхак «Канга — кан!», М. Җәлил «Тупчы анты» һ. б. шигырьләрен яздылар. Ә. Фәйзинең «Халыклар ярсуы» шигырендәге менә бу юллар ул көннәрдә һәркемне биләп алган уй-теләкләрне чагылдыра:

Каушарга, бер адым чигәргә,
Халыклар, юк безнең хакыбыз,
Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!
Бу — безнең мөкатдәс антыбыз!


Болар — изге сугышка чакыру шигърияте иде. Аннан соң матбугатта озату, аерылышу, сагыш хисләре белән сугарылган әсәрләр күренә башлады. Аларда халык авыз иҗаты әсәрләренә хас сурәтләү чаралары мул кулланылды, лирик аһәңнәр


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^