Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



«Көз»

Повесть 1923 елда Берлинда языла һәм 1938 елда шунда ук басыла. 1920—1923 елларда Парижда һәм Берлинда язылган 7 әсәрнең берсе ул. Аларның дүртесе 1937—1939 еллар арасында Берлинда басылып чыккан, калганнары кулъязма хәлендә сакланган. «Көз» — басылганнарның берсе.
Бер караганда, повестьта вакыйгалар артык куе түгел кебек. Хәлил исемле студент егетнең мирза кызы Гөлсемгә булган көчле, ләкин уңышсыз тәмамланган мәхәббәте, доктор булгач Нәфисә исемле бай кызын очратуы, яратуы һәм аңа өйләнүе турында. Ләкин шул гади-гадәти вакыйгалар укучыга сюжет ягыннан, композиция төзелеше белән шундый оста һәм нечкә җиткерелә ки, әсәр бер утыруда укып чыгыла, фикеренең мөһимлеге һәм татар милләте өчен бүген дә әһәмиятен җуймаган булуы белән нык җәлеп итә һәм сокландыра.
Повестьта вакыйгалар өч өлешкә аерылып тора. Беренчесе — Нәфисәнең үз гаиләсен оештыру тарихы: доктор егеткә булган мәхәббәте, шул мәхәббәте өчен батыр көрәшүе... Боларны ул пароходта очраклы төстә бер каютада туры килгән икенче бер хатынга — Гөлсемгә — үзе сөйли. Икенче өлеш — инде Гөлсемнең җавап төсендә Нәфисәгә үз башыннан кичкәннәрне сөйләве: студент егет белән булган мәхәббәтләре тарихы... Бу ике өлештә сөйләнгән тарихлар контраст рәвешендә, эчке мәгънәләре белән капма-каршы буларак төзелгәннәр, шулай кабул ителәләр дә. Өченче өлештә ханымнар бер үк тукталышта пароходтан төшәләр. Аларны ирләре каршы ала, юл чатына кадәр ике гаилә дә бергә бара. Монда алдагы ике өлешне бергә бәйләгән бер образ бар: сөйләнгән истәлекләрдәге егет — Гөлсем гашыйк булган студент һәм Нәфисәнең ире — бер үк кеше булуы ачыклана. Шуның белән алдагы ике өлештә хикәя ителгәннәрнең йомгагы-нәтиҗәсе бирелә.
Димәк, һәр ике кыз төрле чорда Хәлилнең мәхәббәтенә лаек булган, һәр икесе алдына мәхәббәтләре өчен көрәшү ихтыяҗы килеп баскан. Ләкин монда ике чибәркәй ике төрле эш йөрткән. Әгәр дә мирза кызы сөйгәнен мыскыл итүләренә, үзен егетеннән көчләп аеруларына каршы тора алмаса, язмышы хәл ителгән мизгелләрдә җебеп төшсә, кыюсызланып калса, гади-гадәти татар тәрбиясе алган Нәфисә мәхәббәте өчен көрәштә ныклык һәм батырлык күрсәтә, еш кына инициативаны үз кулына алып, егетен дә үзе артыннан ияртә.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^