Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp55-1.jpg
Муса Җәлил
(1906-1944)
Шагыйрь Муса Җәлил исеме сезгә үткән сыйныфлардагы әдәбият дәресләре буенча яхшы таныш. Сез аның тормышын һәм иҗатын 5 нче сыйныфта ук өйрәнә башладыгыз: «Ана бәйрәме», «Кызыл ромашка» исемле балладалары белән таныштыгыз. 8 нче сыйныфта инде шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында тулырак мәгълүматлар алдыгыз. Аерым шигырьләрен дә ятладыгыз.
Муса Җәлил исеме сезгә, мәктәптән тыш та, мәгълүмат алуның төрле тармаклары буенча гел ишетелеп, аның турындагы белемегез баеп тора. Әдипнең тормышы, эшчәнлеге, иҗаты турында күп санлы әдәби әсәрләр, фәнни китаплар язылган. М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең фашистлар белән тиңдәшсез кыю көрәше хакында байтак сәхнә әсәрләре куелган. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар, романслар, операдан арияләр радио-телевидениедән даими яңгырап торалар. Рәссамнарның аңа багышланган картиналары белән дә еш очраша торасыз. Казан Кремле янындагы мәһабәт Җәлил һәйкәле дә халкыбызның батырлык рухына дан җырлаучы ядкәр булып кабул ителә. Шушыларның барысыннан да Муса Җәлил халкыбызның батыр улы, фидакарь көрәшчесе, әдәбиятыбыз хәзинәсен яңа рухи кыйммәтләр белән баеткан классик әдибе булып күз алдыбызга баса.



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^