Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp71-1.jpg
Фатих Кәрим
(1909—1945)
Фатих Кәрим — татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлык күрсәтеп, милләтебезнең һәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып һәлак булган шагыйрь. Ул дөньяда бары тик 36 ел гына яшәде. Шуның дүрт елы төрмәдә, дүрт елы сугышта үткәнен искә алсаң, аның гомере нинди кыска булганлыгын күрәсең. Аның һәлак булганына алтмыш ел булды, әмма исеме телләрдән төшми, киресенчә, еллар үткән саен күңелләргә якыная бара. Ф. Кәрим — бүгенге укучыларның да замандашы, фикердәше.
Шигъри Дим буеның гүзәл табигате халкыбызның җырларында мактала. «Димдә тудым, Димдә үстем, җиләк җыйдым тугайда...» Бу җырны Ф. Кәрим дә яратып җырлаган. Башкача булуы да мөмкин түгел. Чөнки бу җыр әйтерсең лә аның үзе турында. Ул да, җырда әйтелгәнчә, Дим буендагы Ает авылында туган, шунда үскән, бик күп хәсрәтләр күрергә өлгергән.
Ул шагыйрь җанлы булып ата-ана нигезендә үк ачыла башлый. Үзе искә төшергәнчә, аның әдәбият белән кызыксынуы, әтисе үлгәч, һәр көнне, әнисен елата-елата, аңа «Сак-Сок» бәетен укуы белән башлана. Бәләбәй педагогия техникумында укыганда кулъязма журналда әсәрләрен урнаштыра, 1924 елда Казанга килгәч, балалар матбугатында бастыра. Тора-бара бөтенләй газета-журналларда эшләүгә күчә. «Бала чагымнан ук,— ди ул,— мине хыялый рәвештә мавыктырган әдәбият мәйданына тәвәккәлләп адым ясадым. Шул


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^