Татарская Виртуальная Гимназия


Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘБЕЗДӘГЕ. ДӨНЬЯ.
1нче кисәк

А. А. ПЛЕШАКОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

ҖИР АСТЫ ХӘЗИНӘЛӘРЕНӘ КҮЗ САЛЫЙК

Узган уку елында без нинди ташлар белән танышкан идек?

Гамәли эш

1.  Гранит кисәген лупа ярдәмендә игътибар белән кара.

Төсле бөртекләр тап. Бу — кыр шпаты мине­ралы. Ярым үтә күренмәле бөртекләрне тап. Бусы — кварц минералы. Кара ялтыравык бөртек­ләрне тап. Бу — слюда минералы.

          2.   Кыр шпаты, кварц һәм слюда үрнәкләрен игътибар белән кара. Әлеге минераллар, бергә укмашып, гранит дигән тау токымын барлыкка китерәләр.                                                   

                         

       Тау токымнары һәм минераллар терек бул­маган табигатькә карый. Тау токымнарының бер­се — гранит. Ул кыр шпаты, кварц һәм слюдадан тора.

Тау токымнары төрле-төрле була. Болар — ком, кызыл балчык, известьташ, акбур, мәрмәр, чакматаш һәм башкалар.

Тау токымнары Җирнең калын катламын бар­лыкка китерә. «Тау токымы» дигән исеме, таулар­да өстә генә ятканлыктан, аларны җиңел күреп булганлыгын әйтеп тора. Күпчелек таулар тулаем диярлек гранит белән известьташтан оешкан. Бу әле тау токымнары фәкать тауларда гына очрый дигән сүз түгел. Алар бөтен җирдә дә бар, тик безнең күздән туфрак катламы белән генә яшерелгәннәр. Аларны текә чокыр-тау битләрендә, елга ярларында күреп була.

                               


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^