Татарская Виртуальная Гимназия


Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘБЕЗДӘГЕ. ДӨНЬЯ.
1нче кисәк

А. А. ПЛЕШАКОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

КҮЗГӘ КҮРЕНМИ ТОРГАН ҖЕПЛӘР

Айрат белән Гөлназ бер китаптан менә шун­дый гыйбрәтле хикәя укыдылар.

Агачсыз урман була алмый. Ләкин урман ях­шы үссен өчен, аңа куаклар да кирәк.

Бер заман кешеләр зур гына урманда тәртип урнаштырмакчы булганнар.

Баш урманчы үзенчә болай уйлаган. Урман­ның матурлыгы — агачлар белән, ә андагы башка үсемлекләрнең кирәге юк. Аның әмере буенча барлык куакларны кисеп чыкканнар. Урман эче чистарып, иркенәеп калган...

Бер ел үткән, ике ел, өч ел. Баш урманчы үзе­нең тәртип урнаштырылган урманында ниндидер җансызлык күрә. Кая караса анда кипкән, шәрә агачлар тырпаеп утыра. Урманчы уйга кала: «Нәр­сә булды соң әле? Нилектән корыды бу агач­лар?» Чынлыкта менә нәрсә булган. Куакларны кисеп бетергәч, әрәмәлектә качып оя кора торган кошлар башка якларга очып киткәннәр. Ә менә шул кошлар азыгы булган кортлар һәм бөҗәкләр өчен иркен тормыш башланган. Алар күпләп үр­чеп киткәннәр. Берәүләре — агачларның яфракла­рын, икенчеләре тамырларын кимерәләр икән. Урманчы куакларны кисеп бетерергә әмер биргә­ненә үкенгән. Әгәр дә аларны кисмәгән булсалар, кошлар да очып китмәгән булыр иде, урманны корытучы зарарлы бөҗәкләр дә үрчемәгән булыр иде.

Бу хикәядә табигатьнең күзгә күренми тор­ган нинди җепләре турында сүз бара? Хикәягә исем уйлап тап.

Күзгә күренми торган җепләр дип без таби­гатьтә булган эчке бәйләнешләрне атадык. Терек һәм терек булмаган табигать, үсемлек­ләр һәм хайваннар, бер хайван белән икенче хайван — барысы да үзара бәйләнештә тора. Кеше дә үзен чолгап алган табигать белән даи­ми тыгыз бәйләнештә яши.

Бу рәсемнәр сиңа табигатьтәге бәйләнеш­ләргә мисаллар табарга булышыр. Син ничек уйлыйсың, кеше ул бәйләнешләрне ни рәвешле боза ала? Бу хәл нинди фаҗигаләргә китерергә мөмкин?


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^