Татарская Виртуальная Гимназия


Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘБЕЗДӘГЕ. ДӨНЬЯ.
1нче кисәк

А. А. ПЛЕШАКОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

БҮЛМӘ ГӨЛЛӘРЕ

Өегездә һәм сезнең сыйныф бүлмәсендә нинди гөлләр үсә? Бүлмә гөлләрен ничек тәрбияләсәң, яхшы үсә?

Күр әле, Гөлназ үзенең әнисе белән нинди матур гөлләр үстергән! Син аларның исемнәрен беләсеңме?

Белемеңне тикшер

1. Кактус. 2. Кына гөле. 3. Традесканция. 4. Пеларгония (яран).

5. Үрмәле гөл (чормавык).

Ачыклагыч атлас ярдәмендә сыйныф бүлмә­сендәге гөлләрнең туган җирен бел.

Бездә үсә торган бүлмә гөлләре — җылы як үсемлекләре. Кайберләренең ватаны — дымлы тропик урманнар, ә икенчеләренең — сусыз чүл­ләр. Алар анда рәхәтләнеп табигать кочагында үсәләр.

Бүлмә гөлләре һәрвакыт гөрләп үссен өчен, аларны дөрес утыртырга һәм белеп тәрбияләргә кирәк. Айрат белән Гөлназның әнисе сиңа бүлмә гөлләрен үстерү турында үзенең киңәшләрен бирә.

1.  Бүлмә гөлләренең күбесен яктыга куяр­га кирәк.

2.  Гөлнең туфрагы һәрвакыт җиңелчә дымлы булырга тиеш.

3.  Гөлләргә җылымса су сибәргә кирәк.

4.  Гадәттә бүлмә гөлләренә суны җәй ай­ларында — көн саен яки көн аралаш, кыш көне сирәгрәк сибәләр.

5.  Туфрак чәчрәп сибелмәсен өчен, су сип­кечне чүлмәк өстендә бик биек тотмаска кирәк.

6.  Су сипкәннән соң, туфрак бераз кипкәч, аны кечкенә таяк ярдәмендә йомшарталар. Тамырларга зыян китермәс өчен, туфракны чүлмәк кырыйлатып өстән-өстән генә йомшар­тырга кирәк.


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^