Татарская Виртуальная Гимназия


Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘБЕЗДӘГЕ. ДӨНЬЯ.
1нче кисәк

А. А. ПЛЕШАКОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

               

Әрләннәр

Әрлән асрау өчен стеналары вак тимер чел­тәр белән тарттырылган читлек кирәк. Җәнлек­ләр тартма-оя эчендә ял итәргә тиеш. Оя ясар өчен, тартма-өйчек янына мамык һәм кәгазь ки­сәкләре куегыз. Сезнең әрләнегез боларның барысын да бик җәһәт кенә эчкә ташып бетерә­чәк. Әрләнгә иген бөртекләре, төрле орлыклар ашаталар. Ул яшелчә, җиләк-җимеш кисәкләрен, шулай ук эремчек, пешкән итне дә ярата. Савыт­та һәрвакыт чиста су булырга тиеш.

Бүлмә буйлап куышырга әрләнне күзәтү ас­тында гына чыгарырга була, юкса бәлагә тарачак-сыз: әрләнегез йә югалачак, йә нәрсәне булса да бозачак.

Әрләнне пыяла банка эчендә тотмагыз. Анда җанварга кысан, уңайсыз. Хайваннарга тоткынлык түгел, өй кирәк бит.

А.Онеговтан

         Әгәр өегездә аквариум балыклары яки әр­ләннәр булса, алар турында сөйлә.


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^