Татарская Виртуальная Гимназия


Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘБЕЗДӘГЕ. ДӨНЬЯ.
1нче кисәк

А. А. ПЛЕШАКОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

МӘЧЕЛӘР ҺӘМ ЭТЛӘР ТУРЫНДА

Мәчеләр һәм этләрне ничек тәрбияләргә?

Ял көнендә Айрат белән Гөлназ, аларның әни­ләре, өчәүләшеп, этләр һәм мәчеләр күргәзмә­сенә бардылар. Күпме матур, кызыклы хайван­нарны күрделәр алар анда!                                

Дөньяда барлыгы 60 лап мәче токымы бар,— дип сөйләде әниләре балаларына.— Ләкин өйдә яшәүче мәчеләрнең күбесе бер токымга да кер­ми. Аларны өй песиләре дип кенә йөртәләр. Песи­ләр тәрбиягә һәм йомшак мөнәсәбәткә мохтаҗ.

Дөньяда барлыгы 400 ләп эт токымы бар.

Эт — кешенең тугры дусты һәм ярдәмчесе. Төньякта кеше һәм йөк ташу өчен җигелә торган этләр бар. Сукыр кешеләргә юл күрсәтүче этләр ярдәм итә. Милиционерга тәртип бозучыларны табышырга, көтүчегә көтү көтешергә дә этләр ярдәмгә килә. Сугыш вакытында этләр яралылар­ны коткарганнар, сугыш кирәк-яракларын һәм хәбәр ташыганнар... Токымлы этләр генә түгел, токымсызлары дә кешегә тугрылыклы хезмәт итәләр.

Этне тәрбияләү җиңел түгел. Аны яхшы аша­тырга, йонын тарап чистартырга, шәһәр җирендә булса, һавага алып чыгарга кирәк. Әгәр син эт асрарга ниятләгән булсаң, алдан ук шуны уйлап куй: боларның барысын да эшләргә вакытың һәм теләгең җитәрлекме? Юк икән, эт алмавың яхшырак булыр. Исеңдә тот: дүртаяклы дусты­ның исәнлеге һәм гомере өчен кеше һәрвакыт җаваплы!

Бу этләрнең токымнарын син беләсеңме?


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^