Татарская Виртуальная Гимназия


Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘБЕЗДӘГЕ. ДӨНЬЯ.
1нче кисәк

А. А. ПЛЕШАКОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

Белемеңне тикшер

1. Такса. 2. Колли. 3. Йөнтәс (пудель).

Ачыклагыч атлас ярдәмендә эт токымнары­ның тагын берничәсен атагыз.●

АЛАР БЕЗНЕҢ ТӘРБИЯДӘ*

Песи

Песине игътибар беләнрәк карыйк әле.

Аның башы йомры, башында бик сизгер ике кечкенә колак тырпаеп тора. Күз һәм авыз өстен­дә — кыл сыман каты озын төкләр.

Песинең күзләре искиткеч: алар уртадан ярылган төсле, әмма бу тар ярык караңгыда киң булып ачыла. Андый күзләр песигә төннәрен тычкан ауларга ярдәм итә.

Песинең гәүдәсе йомшак һәм сыгылмалы, койрыгы озын һәм йөнтәс, һәр аягында бишәр бармак һәм һәр бармагында бөгелгән үткен тырнак.

Песи үзенең тәпиен хәтфә сыман йомшак та итә белә: эчкә тартылучан тырнаклары юкка-барга үтмәсләнеп бетмәсен өчен, ул аларны ос­та итеп яшерә, кирәк чакта күз ачып йомганчы чыгара.

К.Д. Ушинскийдан

«Манма су булу»

«Пудель» исеме алман теленнән килә, «манма су булу» дигәнне аңлата. Эш шунда ки, берничә гасыр элек пудельләр белән киек су кошларына ауга йөргәннәр.

Сизгерлек, өйрәтүләргә тиз күнегү һәм уйнар­га ярату пудельләргә үз тарихларында әллә ника­дәр һөнәр алыштыру мөмкинлеге биргән. Сәйяр артистларга ияреп, цирк тамашаларында катнаша башлагач, бигрәк тә дан казаналар алар.

Күптәннән инде, пудельләргә гадәти булмаган кыяфәт бирер өчен, аларның йоннарын «арыс­ланга охшатып» кырка башлаганнар. Шуңа күрә пудельне бүтән бер эт белән дә бутамыйсың.

Пудельләр кара, ак, көрән, көмеш сыман, өрек төсендә булалар.

Э. Г. Самусенкодан


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^