Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ТЕЛЕ (cyr_) [11.html]
ТАТАР ТЕЛЕ
Ф.Ф. ХАРИСОВ, Ф.М. ХИСАМОВА, Ч.М.ХАРИСОВА
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

— иҗекнең нечкә укылышын белдерә: шигырь [шигъэр],

сәнгать [сәнгъәт].

14. Предмет исемнәрен дөрес итеп әйтегез.

» ъ, ь хәрефләре кергән тагын нинди сүзләр беләсез? Шуларны дәфтәрегезгә языгыз.

15. Укыгыз. Күп нокталар урынына ъ яки ь хәрефләренең тиешлесен куеп, күчереп языгыз. Бу сүзләрнең язылышын исегездә калдырыгыз.

ям...ле, көн...як, сәнгат..., бер...яклы, ят...мә, мәг...нә, табигат..., аш...яулык, төн...як, ел...язма, пул...с, Әк...лимә, Ях...я, вәг...дә, ниһаят..., бер...юлы, иг...тибар, шәфкат..., Ил...яс

»   Бу хәрефләрнең язылу үзенчәлекләрен аңлатыгыз. Ә хәзер шушы сүзләрне таблицага языгыз.

ъ хәрефе

ь хәрефе

к, г хәрефләрен каты итеп уку өчен языла

аеру билгесе

буларак

кулланыла

тартыкның нечкәлеген белдерә

иҗекне нечкә уку өчен языла

аеру билге­се буларак кулланыла

мәгънә

ашъяулык

ямьле

сәнгать

берьяклы

ъ, ь хәрефләре, я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, аеру билгесе буларак кулланыла. Калын иҗектән соң ъ, нечкә иҗектән соң ь хәрефе языла: кулъязма, берьюлы.

16.  «Кем күбрәк язар?» уенын уйнагыз. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Билгеле бер вакыт эчендә беренче төркем укучы­ларына калынлык (ъ) хәрефе кергән сүзләр (мәсәлән, кулъяулык сүзе), икенче төркемгә нечкәлек (ь) хәрефе кергән сүзләр (мәсәлән, сәгать сүзе) уйлап язарга тәкъдим ителә. Эшне үтәгәннән соң, нәтиҗә ясала.



Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^