Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [10.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Әхмәт исемле малайга әтисе киңәшләре.

Беренче көннән үк, Әхмәт, син бул әдәпле,

Уңышларга ирешүдә әдәп сәбәпле.

Урамда син алан-йолан каранып барма,

Эткә таш атма, мәченең койрыгын тартма.

Аяк киемен салмыйча мәктәпкә кермә,

Сумкаңның син колагыннан өстерәп йөрмә.

Класста һәм коридорда ашап йөрмә,

Икмәк валчыклары белән идән тутырма.

Борыныңны, бармагыңны буяуга манма,

Язма эштә күршеләргә карангалама.

Көтмә кем әйтер дип читтән ымлап-пышылдап

Үзең укы, үзең уйла, үзең бир җавап!

?    1. Шигъри юлларны укытучы укыганда игътибар белән тыңлагыз. Өйдә аларны үзегез яхшылап укып чыгыгыз.

      2. Сезгә өлкәннәр нинди киңәшләр бирәләр, сез аларны

ничек үтисез?



Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^