Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [16.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Балалар, әйдә, мәктәпкә!

Балалар, әйдә, мәктәпкә,

Әтәч кычкырды күптән!

Тезелегез, кил, рәткә,

Карады кояш та күктән!

Кошлар, кортлар һәм кеше —

Һәркайсы эш башлады;

Һәркемнең бар бер эше —

Берәү дә эштән качмады.

           

Бак: кырмыска йөк ташый,

Бал корты — татлы бал;

Кошкай ояга мүк ташый,

Коштан, корттан гыйбрәт ал!

Басуда, кырда эш тулды.

Уянып урман шаулыйдыр;

Тукран күптән тукылдый,

Сандугачкай сайрыйдыр.

Дәрдемәнд.

?     1. Шигырьне   матур   итеп   укыгыз,   эчтәлеген   сөйләгез.

        2.  Алда укыган хикәя белән аның охшаш якларын әй­тегез. Кешеләр һәм кошлар тормышы арасында нинди охшашлык бар?

        3.   «Коштан, корттан гыйбрәт ал!» дигән сүзләрнең мәгъ­нәсен аңлатып бирегез.



Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^