Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [17.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Өч ул.

(«Гали» исемле хикәядән.)

Бер кешенең өч улы бар иде. Иң кечкенәсе Га­ли исемле була. Әтиләре базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалар бик пешкән — татлы сулы җимешләр иде.

Берничә сәгатьтән соң әтиләре, балаларын янына чакырып: «Алмаларны нишләттегез?» — дип сорады.

Өлкән улы әйтте:

— Әти, мин алманы ашадым. Эчендәге орлык­ларын җыеп куйдым. Бакчабызга чәчеп, алма агачы үстерергә булдым.

            —  Яхшы иткәнсең, улым! — диде әтисе.

Уртанчы улы әйтте:

—  Мин дә алманы ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән.Әтиемә хак тәгалә исәнлек бирсен дип дога кылдым.

Әтиләре янә:  «Яхшы иткәнсең, улым!»—диде.

Өченче улы Гали әтисенә карап әйтте:

—  Алманың яртысын ашадым...

Әтисе әйтте:

—  Яртысын нишләттең?

Гали куркып, кызарып әйтте:

—  Күршебезнең улы Вәли авырып ята. Барып, яртысын   аңа   бирдем.   Бик   куанды,   дога   кылды.

—  Бәрәкалла, углым! Син бигрәк тә яхшы ит­кәнсең! — дип, әтисе Галинең битеннән, күзләреннән

үпте.

Дәрдемәнд.

   1. Хикәяне   башта   тулы  килеш   укып   чыгыгыз,   аннан рольләргә бүлеп укыгыз.

          2.   Әти кешенең һәм аның улларының яхшылыгы турында әйтегез. Ни өчен Галине әтисе аеруча мактый?

          3.   Сезнең кемнәргә нинди яхшылыклар эшләгәнегез бар?

          4.   «Бик куанды, дога кылды» дигән сүзләрнең мәгънәсен әйтегез.



Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^