Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [22.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Әдәплелек дәресләре.

Хөрмәтле укучылар!

Сез менә уку дәресләрендә кызыклы хикәяләр, матур-матур шигырьләр, төрле язмалар укыйсыз. Аларны әдәби әсәрләр диләр. Сезнең уку дәреслә­регез — әдәбият дәресе.

Мәктәп матур, күркәм кешеләр тәрбияләргә ты­рыша. Ә нинди кеше матур, күркәм?

Әдәпле кеше генә матур һәм күркәм була.

Нинди кеше әдәпле?

Китап яраткан, укыган, өлкәннәрне ихтирам иткән кеше әдәпле була.

Һәр китап киңәшчең синең, һәр әсәр нәрсәгә булса да өйрәтә. Без уку дәресләрендә хикәяләрне, шигырьләрне укып кына китмибез. Аларның киңәш­ләрен дә аңларга, аларны тормышта куллана белер­гә дә гадәтләнәбез. Әсәрләрдәге киңәшләрдән чыгып, без әдәплелек кагыйдәләрен билгелибез. Әйдәгез, без шул кагыйдәләр турында сөйләшик әле! Аларны «Әдәплелек дәресләре» дип атыйк.

Беренче дәрес.

Үз урының.

Укытучы һәркемгә урын билгеләсә дә, Бари көн дә бер урынга күчеп утыра. Җитмәсә, кеше урынына утыра. Классны бутап бетерә. Ыгы-зыгы китә, дә­реснең дә байтак вакыты шуның белән үтә.

Моның сәбәбе бар: кайсы дәресне кем әйбәт бе­лә, шуның янына утырырга тырыша ул.

Җитмәсә, тәнәфестә Бари укытучы урынына да утырып, аның дәфтәреннән дә нәрсәдер күчерергә тырыша.

Исегездә тотыгыз: син өйдә үз ятагыңда йокла, өстәл артында үз урыныңа утыр, мәктәптә үзеңә бирелгән урында шөгыльлән. Кеше урынына утыру — зур әдәпсезлек.

Үзеңнең генә түгел, синең әйберләреңнең дә үз урыны булырга тиеш. Әйберне урынына куймау — шулай ук әдәпсезлек. Бу зур күңелсезлеккә китерә. Бу хакта Тукай абыйның «Һәрнәрсәнең үз урыны бар»   дигән   кечкенә  хикәясен   укып  белдек   инде.

«Үз урының» дигән сүз — тирән мәгънәле. Ул тормышта үз хезмәтеңне башкару, җәмгыятьтә фай­далы кеше булуны да аңлата.

                                                                                                     

Мәкальләр.

Бии белмәгән аюга көй килешми,

Торасы килмәгән киленгә өй килешми,

Укыйсы килмәгән балага урын килешми.

Укучының   тәртибен   утырган   урыны   әйтеп   тора.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^