Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [26.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Кара пулат.

I

Көн кичкә авышкан иде инде. Археологлар кай­тырга кузгалдылар. Малайлар төркеме дә аларга иярде.

Ногман бу якларга әле күптән түгел генә әти-әниләре белән күчеп килде. Килүләренең икенче кө­нендә үк әллә кайдан күренеп торган биек манара янына чыгып йөгерде. Аннан соң Ногман бу тирә­ләрдә күп булды, туристлар артыннан да ияреп йөрде, малайлар белән дә әллә ничә тапкыр килгәне бар монда.

Бу җирләрдә ул моннан мең еллар элек Болгар шәһәре торганлыгын, татар халкының борынгы ба­балары саналган болгарларның да шушы җирдә яшәгәннәрен белә инде ул. Хәзер борынгы шәһәрдән таш өемнәре, менә шушы манара һәм җимерелеп бетмәгән берничә бина гына торып калган. Шуларның берсе Ногманны бигрәк тә шомландыра. Халык телендә ул бинаны Кара пулат дип атап йөртәләр.

—   Ни өчен Кара пулат икән соң ул? Әллә төр­мә булдымы икән анда? Әгәр Йосыф абыйдан со­рап карасам? — дип баш вата Ногман.

—   Йосыф абый, менә бу бинаны нигә Кара пу­лат дип йөртәләр икән? Эче дә кап-кара бит аның.

Археологлар адымнарын әкренәйттеләр, зур-зур таш өемнәре арасыннан калкып торган Кара пулат каршында туктап калдылар.

Инде караңгы төшкән иде. Кара пулат тагы да шомлырак, серлерәк булып күренә.

Малайлар бер-берләренә якынрак елыштылар. Археолог Йосыф абыйлары Кара пулатның стенасына сөялде дә бераз уйланып торды. Аннан тирән дул­кынланып сөйләп китте.

II

Халык арасында бер риваять — легенда йөри. Аксак Тимер шәһре Болгарга бәреп керә. Шәһәрне яндыра-җимерә башлый, кешеләрне үтертә.

Болгар ханы Габдулла үзенең гаиләсе белән ме­нә шушы бинага кереп бикләнә. Аксак Тимер моны белеп ала һәм бинаны бүрәнәләр белән әйләндереп, аңа ут төртергә әмер бирә. Янгын бик куркыныч була, бөтен бинаны чорнап ала.

Инде бина эчендәгеләр бөтенесе янып беттеләр дигәндә, мәйдандагы халык «Аһ» итеп түбәгә ка­рый. Анда котырынган ялкын телләре арасында, ап-ак күлмәкле бер кыз басып тора икән. Ул шул хәтле гүзәл була, аның бу гүзәллеге, кыюлыгы явыз хан­ны да таң калдыра. Хан шунда ук утны сүндерергә боера. Һәм, барысына да


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^