Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [33.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Туган ил кайдан башлана?

Кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзе­нә генә хас булган аерым матурлыклары бар. Бу матурлыклар бер-берсен кабатламыйлар да һәм бер-берсенә охшамыйлар да. Без аларны күреп тә беләбез, шулай ук бөек әдипләребезнең әсәрләре, танылган художникларыбызның картиналары ар­кылы да танышабыз. Әйе, елның аерым фасыллары һәммәсе дә матур, һәммәсе дә сокланып туймаслык гүзәл. Бүген сүз күбрәк җәй турында барачак. Чөн­ки җәй елның бигрәк тә матур, бигрәк тә ямьле ва­кыты.

Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сай­раган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә тавышлар ишетелми! Саратов гармунының кыңгырау тавышлары да, скрипка сыздырулары да, курай, кубыз моңнары да — ба­рысы да бар монда! Бик зур, бик көчле оркестр бу! Ләкин гадәттә без күрергә өйрәнгән оркестр түгел. Кайсы агач ботагына, кайсы куе яфрак арасына кунган төрле-төрле кошлар тавышы бу. Алар, ка­натларын җилпи-җилпи, һаман сайрыйлар, һаман җырлыйлар. Көн яктыра барган саен, кошлар сай­равы көчәя бара.

Инде кояш чыгышы ягында күк йөзенә алсу-кызгылт нурлар җәелә. Елга өсләреннән сөт кебек ак, мамык кебек җиңел томан күтәрелә. Яр буйла­рында балыклар уйный башлый. Кичен яшел чи­рәмгә кунаклаган казлар бибиләрен ияртеп елгага керәләр дә, җай гына йөзеп, үргә табан күтәрелә­ләр.

Озак та үтми, иген басуларында, болыннарда икенче бер музыкантлар концерт бирергә тотына­лар. Күктә өзлексез тургай сайрый, арыш арала­рында бытбылдыклар кычкыра, кайдадыр тартар, тәкәрлек тавышлары ишетелә.

Менә елга буйлап сузылган әрәмәлекләр. Шо­мырт, карлыган, балан, гөлҗимеш куаклары дисең­ме, җиләк, кара бөрлегән, кызыл бөрлегән дисең­ме!..

Туган илебез, без дөньяга килү белән үрмәләп, аннары тәпиләп йөри башлаган Туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бет­мәслек бай!

Менә шушы туган туфрак, менә шушы Туган ил кайдан башлана соң? Ул син яши торган шәһәр­дән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аның нәкъ менә син аяк бас­кан җирдән башланганын беркайчан да онытма, кечкенә дустым!..

Гариф Галиев.

______________________________________________________________________

әдип — язучы, шагыйрь

ел фасылы — ел вакыты


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^