Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [37.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Туган як төсләре.

Класста һәр укучы «Туган ягым — Татарстан» дигән альбом төзергә булды. Альбомга нәрсә кирәк? Әлбәттә, рәсем кирәк, шигырь кирәк, җыр кирәк.

Икенче көнне үк укучылар рәсемнәр ясап китер­деләр.

Җәмил яшел картина ясаган: ямь-яшел болын, аның артында яшел нарат урманы. Яшелдән киен­гән балалар походка чыкканнар, урман буйлап ки­теп баралар. «Туган ягым мәңге яшел, мәңге яшь минем», — дип язган рәсем астына Җәмил.

Җир өстен ап-ак кар каплаган, агачлар ак бәс­кә төренгән. Карлы тауда балалар чаңгы шуалар. Лилия — менә шундый ак рәсем ясаган. «Туган ягыбыз саф һавалы, ул-ак бәхет иле» —рәсемдә мин шуны әйтергә теләдем диде Лилия.

Гөлшат сары буяулар белән рәсем ясаган. Аның рәсеме «Туган ягымда алтын көз» дип атала.

Ә Камил, киресенчә, күбрәк кара буяулар белән эш иткән. Ул үзенең рәсемендә кара туфраклы ба­суны төшергән. Җирне трактор сөрә, сабан артыннан кара каргалар ияргән. Арырак нефть вышкалары күренә.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^