Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [48.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Җәй көнендә.

Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,

Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми

Корылык һәр урыннарда. Кибә вак-вак кына  күлләр,

Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчәкләр, гөлләр.

Агачлар   астына   сыгъна   балалар   барчасы   бергә,

Алай да булмаса, барсы төшәләр сикрешеп күлгә.

Алар ап-ак балыклар күк йөзәләр иртәдән кичкә

Кадәр шунда, туңып бетмичә ярга чыкмыйлар һич тә.

Менә шунда  кисәктән  йөзгә бернәрсә тиеп китте;

Сабамы, нәрсәдер, салкынчарак бер җил сөеп китте.

Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,

Ерактан, әллә кайдан, иштелә күк күкрәгән аваз!

Габдулла Тукай.

____________________________________________________________________________________________________________________

                сабыр җитми —түзеп булмый

сыгъна — сыена, ышыклана

саба җиле — җәйге таң җиле

____________________________________________________________________________________________________________________

? 1. Бу әсәрдә шагыйрь җәйне ничек тасвирлый? Җәйге көн билгеләрен санап күрсәтегез. Балалар ни эшлиләр? Шигырьдә вакыйгалар ничек үзгәрә?

    2.  Корылык булмасын өчен, хәзер авылларда ни­ләр эшлиләр? Ясалма яңгыр яудырганны күр­гәнегез бармы? Һаваны сафландыру өчен, шәһәрдә нинди чаралар күрелә?

    3.  Шигырьне дөрес һәм матур итеп укыгыз.



Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^