Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [51.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Кеше-батыр.

          («Яшәү көче» дигән поэмадан.)

Кояш жирне кыздыра,

Эссе нурын коеп.

Тузан туза юллардан,

Үсемлекләр — боек.

Читен була шул чакта,

Көчең җитсә — чыда!

Шунда ләкин ярдәмгә

Кеше-батыр чыга.

Килә шулай,тылсымлы

Машиналар алып;

Алар узган һәр җирдә

Яңгыр китә явып.

Насослардан саф сулар

Тузан булып туза,

Кояш күккә салават

Күперләре суза.

                ...Кеше — кече күңелле,

Ул юмарт һәм бөек.

Атлап китә, дусларча

Башакларны сөеп...

Җәен җилдә чайкалып,

Уйный алтын дала.

Урып-сугып, җилгәреп

Комбайннар бара...

«Кем ул,— диеп сорасаң,—

Җирнең яшәү көче?»

Ул — мәңге яшь, мәңге нык,

Мәңге батыр Кеше!

Шәрәф Мөдәррис.

?    1.  Җәй көне табигатьтә нинди хәлләр була?

     2.  Үсемлекләрне саклап калуда Кеше ниләр эшли?


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^