Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [59.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Көзге матурлык.

Кайбер кешеләр көзне яратып бетермиләр. «Әле эчне пошырып яңгыр ява, әле ялтырап кояш чыга. Өстеңә нәрсә киеп чыгарга да аптырыйсың. Кырау төшә, кошлар китә, яфраклар коела — гому­мән, бик тә моңсу була»,— диләр. Ә мин көзне дә, яз белән җәйне яраткан кебек, яратам. Көз бик ма­тур ул. Юллардан ашлык төялгән машиналар чаба, бакчаларда алмалар, помидорлар кызарып пешә. Дөнья ямьләнә, үзенә бертөрле гөрелте — шатлык­лы хезмәт гөрелтесе белән тула. Алтын көз — мул­лык көзе җир өстенә канатын җәя.

Менә шуңа көзне яратам мин. Китәргә хәзер­ләнеп төркемнәргә оешучы сыерчыкларны күзәтәм. Биектән, болытлар астыннан ук, тезелешеп җылы якларга китеп баручы торналарны карап озатам. Аларның «торыйк-торыйк» дигән моңсу тавышла­рын тыңлыйм. Туып-үскән илләре, җанга якын җирләре белән саубуллашканга шулай моңсу була­дыр инде аларның тавышлары.

Әйе, көзнең каерылып үскән игеннәреннән, бо­такларын сыгып утырган җимешләреннән тыш бә­рәңгесе — гап-гади бәрәңгесе бар бит әле.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^