Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
.:: Уку китабы (cyr_) [8.html]
Уку китабы
Гарданов Х.Ш., Хасанов М.Х
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Хәерле юл!

Нинди күңелле көн бүген!

Бөтен  дөнья  Яңа  елны  каршылагандай  шат!

Өйләрдә,  урамнарда  җанлылык,   мәктәпләрдә

бәйрәм.

Кояш елмайса да, томан-болыт булса да, яңгыр коеп яуса да, барыбер — иң матур көн ул Беренче сентябрь!

Бүген чәчәкләр көне.

Күрәсезме, урамнарда күпме чәчәк сатучылар. Бакчалардагы күпме гөл-чәчәкләр Беренче сен­тябрьне көтеп торганнар. Нинди матурлар, гүзәл­ләр! Бу чәчәкләр сезгә, балалар!

—Сез үзегез дә чәчәкләр ич, балалар! Сез без­нең тормышыбыз гөлләре. Сез безнең киләчәгебез! — диләр өлкәннәр.

Ә бу ни дигән сүз?

Сез, мәктәпләрдә укып, белем һәм тәрбия алган­нан соң, үзегез төрле һөнәр кешеләре булып эшләр­сез. Бу тормышны дәвам иттерерсез, аны тагы да ях­шыртырсыз, матурларсыз.

Хәзер сез мәктәпкә атлыйсыз.

Мәктәп юлы — белем юлы.

Белем юлы — якты юл, бәхет юлы.

Сез   белемле   генә   түгел,   акыллы   да,   әдәпле дә, тәрбияле дә булырга тиешсез.

Ә акылны, әдәпне, тәрбияне туган телдә, ана телендә генә әйбәт үзләштерергә мөмкин.

Шуңа да бүген беренче дәрес — туган тел дәресе. Туган телнең серләре китапларда яшеренгән. Китапны яратыгыз, ул сезнең юлдашыгыз булсын! Туган тел һәм белем серләренә төшенергә сезгә укытучы апаларыгыз, абыйларыгыз ярдәм итәр. Аларның һәр сүзен, һәр киңәшен исегездә тотыгыз. Укытучы сезне якты юлга әйдәр.

Менә көмеш кыңгырау тавышы яңгырады. Ул сезне якты бүлмәләргә чакыра, дәрес башланасын хәбәр итә. Рәхим итегез классларга!

Хәерле сәгатьтә, балалар!

Якты юл сезгә!

?   1. Әсәрне укытучыгыз укыганнан соң, җәйге ялыгыз, хезмәтегез, өлкәннәргә ярдәмегез турында да сөйләше­гез. Җәйге каникулда укыган китапларыгызны исегез­гә төшерегез.

      2. «Мәктәп юлы — якты юл, бәхет юлы» дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^