Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татарстан тарихыннан хикәяләр (cyr_) [105.html]
Татарстан тарихыннан хикәяләр
Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга


33. КРЕПОСТНОЙ  ТӘРТИПЛӘР.   17  НЧЕ  ГАСЫРДАГЫ  КРЕСТЬЯН

СУГЫШЛАРЫНДА БОЛГАР-ТАТАРЛАР


16—17 нче гасырларда Россиядә крепостной тәртипләр урнашкан. Ул чакларда җирләрнең барысы да патша, бояр, алпавыт, дворян һәм чиркәү башлыклары — эре феодал­лар кулында булган. Урман-болыннарга кадәр алар милке булып исәпләнгән. Җир — кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә крестьян җир­сез кая барсын? Җир эшкәртмичә, иген икмичә, аңар ничек яшәмәк  кирәк? Шуңа күрә ул җирне, ва­кытлыча файдалану өчен дип, боярлардан һәм алпавытлардан алып торырга мәҗбүр булган. Крестьян шул җирдә үзенең хуҗалыгын алып барган: йорт салган, мал-туар асраган, иген ик­кән. Ул җир биләүче хуҗага бө­тен яктан бәйле булып калган. Җир биргән өчен, крестьян берен­че   чиратта    хуҗасының   (баринның) басуын сөрергә, чәчәргә һәм ышын җыеп алырга тиеш бул-ган. Бу мәҗбүри эшләрне барщина дип йөрткәннәр. Шушы барщи на крестьянны тәмам чыгырыннан чыгарган! Аның үз җирләрен эшкәртергә бөтенләй диярлек ва-кыты калмаган. Ә вакытында чәчеп, вакытында җыеп алмагач, ашлык та бик уңмаган, көч-хәл белән кыш чыгарга җиткән.

Крестьяннар үзләренең комсыз хуҗаларына оброк та түләгәннәр: ит, май, йомырка һәм башка төрле продуктларның бер өлешен феодаллар файдасына җыеп тор-ганнар. Моннан тыш хуҗа өчен кышка утын әзерлисе, яңа өй саласы, юллар, күперләр төзәтәсе һәм тагын әллә ни кадәр эшләр эшли се бар. Крестьян бөтенесенә өлгерергә тиеш! Югыйсә, аны тотып кыйный да алган хуҗасы, гаиләсенннән аерып, башка хуҗага сатып җибәрергә дә күп сора маган.

Элегрәк крестьяннар бер хуҗа ошамаса, икенчесенә күчеп китә алганнар. Ләкин мондый ирек тора-бара бетерелгән. Башта, җир биләүче феодалларның таләбе белән, крестьяннарга хуҗаларыннан елның бер вакытында, көз ахырында, игеннәр җыелып беткәч кенә китәргә рөхсәт итү турында закон чыккан. Тик крестьяннар хуҗадан киткәнче, аның җирендә яшәгән өчен бөтен бурычларын туләп бетерергә тиеш булганнар. 1649 елда кабул ителгән закон ни гезендә аларны тулысынча кре­постнойга әйләндергәннәр, ягъни җиргә һәм бер хуҗага гомерлеккә беркетеп куйганнар. Әгәр крепост­ной крестьян башка җиргә качып китсә, аны тотып каты җәзага хө­кем иткәннәр һәи элекке хуҗа­сына кайтарып тапшырганнар.

Крепостной тәртипләр Россиянең колониясе булып киткән Болгар-Казан җирләрендә дә хөкем сөр­гән. Йомышлы һәм ясаклы татар­лар, турыдан-туры алпавытларга

буйсынмыйча, рус патшасына хез­мәт иткәннәр һәм дәүләт казна­сына салым түләгәннәр.

Казан җирендә крестьяннарның хәле тагын да авыррак булган, чөнки крепостной тәртипләргә милли изү дә өстәлгән. Элеккеге татар феодалларының (морзалар­ның) өстенлекләре әкренләп бете­релгән, аларны гади крестьян хәленә төшергәннәр. Мөселман динендәгеләрне эзәрлекләгәннәр, көчләп чукындырганнар, рус­лаштыру сәясәте


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1993



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^