Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татарстан тарихыннан хикәяләр (cyr_) [128.html]
Татарстан тарихыннан хикәяләр
Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

41. КАЗАН КАПИТАЛИЗМ ЧОРЫНДА. РЕВОЛЮЦИЯГӘ БЕРЕНЧЕ АДЫМ


19 нчы гасырның икенче ярты­сында, ягъни моннан йөз еллар чамасы элек, Казан Россиянең эре промышленность, сәүдә һәм мәдәният үзәгенә әверелә. Илдә капиталистик тәртипләр урнаш­кач, шәһәр бик тиз үсә башлый. Түбәндәге саннарга игътибар ите­гез: 1863 елда Казанда 63 мең кеше яшәгән булса, егерме елдан соң аның халкы 140 меңгә җитә. Чагыштырып карагыз: 1897 елда Самарада 90 мең, Уфада —49 мең, Пермьдә —45 мең, Сембердә 42 мең кеше яшәгән.

Казан халкы элек-электән күп милләтле булган. Аның иң күп өлешен руслар тәшкил иткән, һәр йөз кешенең бары 22 се татар бул­ган.

Шул вакытлардагы Казанны күз алдына китерергә тырышып карыйк. Менә без утырган пароход пристаньга килеп туктады, ди. Ул Бакалтай дигән җирдә Казан-ка тамагында урнашкан. Вокзал каршында эре хәрефләр белән язылган исемнәр яр буендагы конторкаларның,          кибетләрнең, трактирларның һәм складларның кайсы сәүдәгәрнеке, нинди компа­ниянеке икәнлеген күрсәтеп то­ралар. Баржалардан ярга таба басма буйлап, авыр капчыклар кү­тәреп бөкрәйгән, сәләмә киемле йөкчеләр йөгереп йөри. Ярлы ха­лык трамвайга ашыга. Ыспай ки­енгән бай әфәнделәр һәм ханым­нар, тәкәббер генә атлап, пар ат җигелгән фаэтоннарга юнәләләр. Дәррәү кузгалып киткән экипаж­лар артыннан тузан болытлары кү­тәрелеп кала.

Алда — Казан. Тонык кына бу­лып Сөембикә манарасы һәм кремльнең таш диварлары күренә башлый. Алтмышлап чиркәү һәм дистәдән артык мәчет шәһәргә ниндидер үзенчәлекле төс биреп торалар. Казанка елгасы, аның кушылдыгы Болак суы һәм Кабан күле шәһәрне өч өлешкә бүләләр кебек.

Борынгы кремль һәм аның тирә-юнендә урнашкан Воскресенская (хәзерге Ленин урамы), Большая Проломная (Бауман), Банковская (М. Җәлил), Грузинская (Карл Маркс) урамнары Казан шә­һәренең үзәге саналган. Биредә бай капиталистлар — завод-фабрика хуҗалары, банкирлар, сәүдә­гәрләр, алардан кала университет профессорлары, атаклы адвокат­лар, врачлар, төрле чиновниклар яшәгән. Аларның таштан салын­ган матур-матур йортлары, күп­санлы дәүләт учреждениеләре, банк һәм кунакханә биналары шә­һәргә ямь биреп торганнар. Ләкин элек-электән бу районда татарлар­га яшәргә рөхсәт ителмәгән.

Үзәктән    читтәрәк,    Болак    суы һәм   Кабан   күле   артында,   Иске һәм  Яңа  татар  бистәләре  урнаш­кан.   Биредә   бер   һәм   ике   катлы агач    йортлар,    мәчет-мәдрәсәләр, татар   сәүдәгәрләренең   эреле-ваклы  кибетләре,  базарлар  күп  бул­ган.   Аеруча   хәзерге   Киров   һәм Г.   Камал   урамнары   төбәгендәге Печән базары байлыгы белән дан тоткан.   Гади   халык   борынгыдан килгән   гадәт   буенча   күн   читек-кәвеш,   мех   бүрек-малахай,   кәлә-пүш-түбәтәйләр  тегеп  һәм  башка әйберләр эшләп көн күргән, сәүдә иткән.    Татарлар    шушы    тирәдә урнашкан   атаклы   Крестовниковлар заводында, шулай ук Әҗемов, Арсланов, Үтәмешев предприятие­ләрендә эшләгәннәр.

Шәһәрнең төп промышленность Районы Казан елгасының аръ­ягында тупланган. Биредә, Ягодный бистәсендә,    Алафузов    предприятияләре үзләре бер шәһәрчек булып утыра.Бишбалтада (Адмиралтейская слобода) — Свешников­ның механика заводы, Игумный бистәсендә — Ушковның химия за­воды, Пороховой бистәсендә дары заводлары урнашкан була. Бу бис­тәләр фәкыйрь эшчеләрнең шык­сыз казармалары, яртылаш җир­гә сеңгән тәбәнәк өйләре, вак-төяк кибетләре белән тулган.

Казан үз вакыты өчен Россия империясенең иң алдынгы мәдә­ниятле шәһәрләреннән саналган. Университет, ветеринария инсти­туты, укытучылар институты, ха­тын-кызлар өчен югары курслар, гимназияләр, театрлар аны фән һәм мәдәният үзәге итеп таныт­каннар.

Шул вакытларда ук шәһәр урамнары керосин һәм газ фонарь­лары белән яктыртылган. 1897 ел­дан үзәк урамнарны, дәүләт уч­реждениеләрен һәм бай аристократ йортларын электр лампочкалары белән яктыртуга күчәләр. 1882 ел­да шәһәрдә телефон үткәрә баш­лыйлар. 1890 елда Казан тимер юлы буйлап Зөягә, ә бераздан Ря­заньга һәм Мәскәүгә беренче поездлар китә. 1899


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1993



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^